Ике тамчы зирәклек
Гали байдан:
– Нигә син Вәлигә 5 сум түлисең, ә миңа нибары 5 тиен? – дип сораган.
Бай Гали соравына сорау белән:
– Анда, еракта печән алып кайталармы соң? – дигән.
– Белмим.
– Соң, бар, кара.
Гали кайткан да әйткән:
– Әйе, печән.
– Ә кайсы болыннан?
– Белмим.
– Соң, бар, сора, – дигән бай.
Гали кайтып:
– Урман башы болыныннан, – дигән.
– Ә печән беренче покостанмы, әллә икенчеме?
– Белмим.
– Соң, бар, сора.
Гали кабат кайтып:
– Беренче чабылган печән, – дип җавап биргән.
– Ә күпмегә саталар?
– Белмим.
– Соң, бар, сора.
Гали сорап килеп:
– 5 сумнан, – дигән.
– Ә бәясен төшерергә сатулашып буламы икән?
Гали инде ничәнче тапкыр:
– Белмим, – дип җавап биргән.
Шул вакытта Вәли килеп кергән һәм байга мөрәҗәгать итеп:
– Анда Урман башы болыныннан беренче чабылган печән алып баралар иде, мин бәясен сорагач, 5 сумнан сатабыз, диделәр. Мин сатулашып 3 сумга кадәр төшердем. Алабызмы? Бушатыйкмы?
Бай Галигә таба борылган да:
– Менә шуңа күрә мин сиңа 3 тиен, ә Вәлигә 5 тиен түлим! – дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев