Боз киткәндә
«Әтил суы ака торур...» Нурихан Фәттәх.
Бозлар ага, Идел, өсләреңдә,
Ә күкләрдә кургаш болытлар.
Басып торам синең ярларыңда,
Салкын җилләр исә котыптан.
Күз күреме бозлар хәрәкәте,
Әйтерсең лә, еллар агалар.
Аның агышында син көтмәгән
Күп нәрсәләр әле сагалар!
Бозлар ага вакыт мизгелендә,
Идел сулар кага дулкынын.
Кемдер сайлый тыныч ярларыңны,
Үз итәдер кемдер упкының.
Әй, Иделем минем, бөек дәрья,
Син көчлесең, бозлар куасың.
Язлар килгән саен көчең арта,
Өр-яңадан гүя туасың!
Ярларыңа килеп сине күзлим,
Бүген дә мин синең яныңда.
Әйтерсең лә, нәни дулкыннарың
Йөгерешә гүя канымда...
Ирек Сафин.
Олы Шырдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев