Авылым
***
Әрә дигән исемеңне әйтеп,
Кемнәр генә гомер кичмәгән.
Үзәнеңнән атлап киләчәккә
Чишмәләрең суын эчмәгән.
Күпме йортлар юкка чыксалар да,
Кубарылмый, авылым, нигезең.
Туган авылын кайтып күрмәгәннәр
Ничек пакълый икән җир йөзен?!
Әрекмәнле яшел сукмакларда
Балачакны искә төшерәм:
Әнием кушкан йомыш белән кереп,
Нидер алып чыгам күршедән.
Бер гаилә – авыл, бер гаилә,
Һәрнәрсә дә монда үз иде...
Кайткан саен барысы искә төшә...
Йөрәккәем чыда, түз инде.
Беркемем юк монда хәзер минем,
Каеннар да үскән яңарып.
Карт-карчыклар күптән
бакый булган,
Безнең буын бетте таралып.
Тик шулай да, син минеке, авылым,
Мин синеке гомер-гомергә.
Насыйп булса иде озак еллар
Сине һаман кайтып күрергә.
Илгизәр Фазлуллин.
Әрә-Казан
Фото интернет челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев