Әти-әни фатихасы
Миләүшә Шакирова-Мәһдиева. Мулла Иле – Бузай
Әти, әни безне табып үстергән дә,
Тормыш сукмагыннан җибәргән.
Кемгә күпме гомер итәргә дип,
Ходай үзе безгә теләгән.
Без биш бала үстек бердәм булып,
Иркә тормыш безгә булмады.
Алар өчен бик тә авыр иде,
Иртә китте ике уллары.
«Минем арттан озак торма!» – диеп,
Кабат, кабат әйткән әнием.
«Синнән башка тормыш яме булмас,
Озак торма», – дигән әтием.
Матур итеп парлы гомер иттек,
Кызларыбыз зур рәхмәт сезгә.
Кырын карамыйча тәрбия бирдегез,
Бәхетле гомер сезгә.
Әти, әни юк дип, нигезне
Зинһар өчен ялгыз тотмагыз.
Тәрәзләрдә һәрчак ут сүнмәсен,
Ходай үзе сезне зурласын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев