Аккош мәхәббәте
Тып-тын калган күл өстендә, Салмак кына томан эченнән, Ике аккош йөзеп килә Аерыла алмый берсе-берсеннән.
Ата аккош башын борып,
Әйтерсең лә нидер әйткәли,
Яратуын аңлатырга теләп,
Борыны белән аңа төрткәли.
Икәү бергә гашыйк җаннар
Серләшәләр аккош телендә.
Тойгылары белән онытылып,
Йөзә алар сөю күлендә.
Яры белән горурланып,
Сөю хисләренә бирелеп,
Без бәхетле, дигән сыман,
Ата аккош куйды киерелеп.
Су өстендә сызылып кала
Парлап йөзгән аккош эзләре.
Бер мизгелдә чагылып китте
Сөю назы тулган күзләре.
Шулай бергә йөзә-йөзә,
Югалдылар томан эченә.
Аккошларның сүнмәс мәхәббәте
Моңнар салды күңел түренә.
Госман Вәлиуллин.
Яшел Үзән – Олы Ачасыр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев