Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Урамдашларга

Урам уртасында басып торам, Ишеп –ишеп ак кар ява. Гүя галәм ак шәлен бөркәнеп, Мине үз кочагына ала.

Урам тып-тын, бала-чага да юк,
Морҗалардан төтен күренми.
Яшь җилкенчәк чиләк, көянтә асып,
Чәй суына да килми.

Кар бөртекләренә учларымны куям,
Алар талгын гына куналар.
Җиргә төшеп ята алмадык, дип,
Тиз генә эреп югалалар.

Хыял дулкынында йөзеп йөрим,
Күңелләрем әллә кайларда.
Балачагым килеп басты алга,
Һәм бер төркем бала-чага.

Истә әле, ат чанасына төялеп,
Каф тавыннан чана шуган чаклар.
Ак карларда әүмәкләшеп,
Бишмәт, ыштан бозга каткан чаклар.

Тау башында тезелешеп
Урамдашлар баскан:
Ризван, Рияз, Нияз, Рәмзия.
Чана тартып менеп килә –
Идрис, Гусман, күршем Мәдинә.

Кайберләре гүр иясе инде,
Урыныгыз булсын җәннәт түрендә.
Бергә уйнап үскән җан дуслар,
Барыгыз да истә, хәтердә.

Иң рәхәт чак – балачак икән лә,
Әти-әни янда булганда.
Тәмле ашлар белән сыйлый-сыйлый,
Башларымнан сыйпап куйганда.

Бер мизгел күк үтте китте гомер,
Кай арада олыгайдык та.
Хәтирәләр генә күңелемдә
Айкала да һаман чайкала.

Басып торам урам уртасында,
Күңелләрем һаман балачакта.
Исән-имин булсын урамдашлар,
Гомер итсәләр дә кай тарафта.
Рәмзия Зәйнуллина – Саттарова.
Мулла Иле- Яшел Үзән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев