Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Туган нигез

Кайтыр өчен туган ягыбызга Борма-борма юллар узабыз. Айлар буе кайтып булмый Эш эшлибез, дунья куабыз.


Нихәл, әткәй, нихәл, әнкәй, диеп
Туган бусаганы атлыйбыз.
Әткәй-әнкәйләрнең сагынуларын
Вакыт узгач кына аңлыйбыз.

Ак яулыгын япкан әнекәем
Йөгерә-йөгерә чәен кайната.
Әткәй исә, башын кыңгыр салып,
Бер-бер артлы сорау яудыра.

Әле ярый әткәй исән димен,
Ул бит олы терәк әнкәйгә.
Иңгә-иңне куеп гомер итү
Язмаган шул һәрбер кешегә.

Әткәй-әнкәй булган туган нигез
Каршы ала, сыйлый, озата.
Әллә нидән генә күңел тула,
Сау бул диюләре елата.

Әткәй-әнкәй исән булган чакта
Туган нигезләргә еш кайтыйк.
Бу дөньяда мәңгелеккә түгел,
Кунак икәнлекне онытмыйк.

Гөлзадә Сафина 2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев