Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Көтү кайта...

***

Зират арты. Көтү кайта бугай,
Күтәрелә әнә тузаннар.
И, малкайлар, исән кайттыгызмы,
Безнекеләр кайда? Узганнар...
Тыкрыкларга сыймый көтү кайта.
Сыртларында чуклы сарыклар,
Борыннары тузан белән тулган,
Симез алар, түгел арыклар!
Ә тәкәләр архар токымыннан,
Бик тә вәкарь, «важный» үзләре.
Кемдә булсын инде, «чибәркәй»дә
Тәкә «егетенең» күзләре!
Ә кәҗәләр... Болар үзгә халык.
Ыспай алар. Әнә бәтие
Сакалларын селки, таныйсыңмы?
Әйтә сыман: «Миндер әтие!»
«Кәлмек» тыкрыгыннан көтү кайта,
Бала-чага төшкән каршыга.
Ипи кыерчыгы, таяк тоткан,
Шау-гөр килә алар, ашыга...
Әнә «Машка», «Дучка», «Чибәркәй»ләр,
Җиленнәре сөттән чайкала.
Арлы-бирле чапкан авыл халкы
Сәкел суларыдай айкала...
...Бәти эзләп чапкан балачагым
Кайтып килә Чирмеш буеннан.
Тапкан икән, тәки тапкан икән
Шул бәтине баткак дуеннан...
Заманасы башка. Көтүе дә
Бик чамалы бүген. Санаулы.
Юксынадыр күңел, сагынадыр
Мөгрәп торган «юеш танау»ны...
Бушап калган авыл урамнары
Йоклый сыман. Әллә картайган...
Заманында шушы карт-карчыклар
Коммун төзеп, эшләр майтарган!
Күңел әрни. Артык өметләнми.
Кайда дәва, кайдан табарга?
Кемдер риза, әгәр кирәк икән
Коммун сыерларын саварга...
Көтү генә кайтсын авылларга!
Булыр сөте, Шырдан катыгы.
Эше булса, нигезе дә булыр,
Тынычлыгы булыр, ястыгы...
Ирек Сафин.
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев