Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Һәйкәл янында

Һәр ел саен шигырь бәйрәмендә Киләм, Тукай, синең яныңа. Сине күреп бер сөйләшү белән Ләззәт табам кебек җаныма. Һәрчак шулай якты караш белән Каршылыйсың мине яратып. Якын итеп сине исәнләшәм: «Әссәламегаләйкүм!» диеп эндәшәм. Яшьли киттең, Тукай, ник ашыктың? Күп шигырьләр калды язылмый. Күпме җырлар җырланмыйча калды, Әкиятләр дә калды уйналмый....

Һәр ел саен шигырь бәйрәмендә
Киләм, Тукай, синең яныңа.
Сине күреп бер сөйләшү белән
Ләззәт табам кебек җаныма.

Һәрчак шулай якты караш белән
Каршылыйсың мине яратып.
Якын итеп сине исәнләшәм:
«Әссәламегаләйкүм!» диеп эндәшәм.

Яшьли киттең, Тукай, ник ашыктың?
Күп шигырьләр калды язылмый.
Күпме җырлар җырланмыйча калды,
Әкиятләр дә калды уйналмый.

Сине күргәч, ышанычым арта,
Бүгенгесе көнгә, иртәгә.
Милләтемнең горурлыгы булып,
Яшә, Тукай, яшә мәңгегә!
Мәдинә Әдиятуллина.
Яшел Үзән

Онытылмас Тукай эзләре
Яз. Бозлар ага шаулап елгаларда,
Туган җирем кардан арына.
Дөнья уянганда кышкы йокысыннан
Аваз салды сабый җиһанга.

Шәхес туды, Тукай туды җиргә.
Шатлыгыннан кояш елмая.
Чыккан гына агач бөресенә
Кунып, сайрар кошлар моңлана.

Сихри дөнья, синең учагыңда, Дөрләп яна серле табигать.
Елмаерга өлгермәгән бала,
Күз яшьләрен тиздән түгәчәк.

Мәхрүм калган ана җылысыннан, Җылый-җылый тала йокыга.
Кушлавычтан, туган авылыннан, Тормыш ташлый төрле якларга.

Эх сез юллар, кая илтәсез,
Бу сабыйны, ул бит гөнаһсыз?!
Белеп булмый, шушы балага,
Ни китерер тагын бу язмыш.

Күреп калды синең сагышыңны
Өчиле дә, Печән базары.
Тик берсе дә сине кызганмады,
Язмыш тагын ныграк талады.

Үтте вакыт, кече Апуштан,
Үсеп җитте инде Габдулла.
Карамыйча язмыш сынавына
Илһам таптың шигырь язарга.

Явызлыкның уен юк итәргә,
Ак кәгазьгә яздың юлларны.
Туймадың син кыска гомереңдә
Бөек күреп, мактап татарны.

Сүндерсә дә, дәртле ялкынны, Көтелмәгән чирнең сынавы.
Мәңге сүнмәс бөек кояшның
Алга төшә якты нурлары.

Гасыр вакыт безнең арада
Суытмады җылы хисләрне.
Тагын гасыр әле узса да,
Онытмаслар синең хезмәтне.

Тукай көне, туган көне бүген.
Син торасың, сәхнә түрендә.
Йолдызларның иң яктысы булып, Янчы мәңге халкың күгендә!
Марат Лотфуллин.
Татар Танае

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев