Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Якташым Равил абый

Туган авылың, уйнап үскән җиһан, Булды синең һәрчак Мулиле. Матур уйлар, якты хисләр белән Гомер кичтең Сәйфи Равиле. Печән чаптың Зөя буйларында, Гүзәллеген күреп сахраның. Шуңадыр да бәлкем җанга сихәт, Һәрбер язган шигырь, әсәрең. Авылыңны ташлап чит җирләргә, Ашкынмадың бәхет артыннан. Мөгаллимлек, мәктәп балалары Артык булды сиңа алтыннан. Җирдә булган...


Туган авылың, уйнап
үскән җиһан,
Булды синең һәрчак Мулиле.
Матур уйлар, якты хисләр белән
Гомер кичтең Сәйфи Равиле.
Печән чаптың Зөя буйларында,
Гүзәллеген күреп сахраның.
Шуңадыр да бәлкем җанга сихәт,
Һәрбер язган шигырь, әсәрең.
Авылыңны ташлап чит җирләргә,
Ашкынмадың бәхет артыннан.
Мөгаллимлек, мәктәп балалары
Артык булды сиңа алтыннан.
Җирдә булган барлык яхшылыкны,
Биргән Ходай җыеп үзеңә.
Тыңлаганнар җан сихәте ала,
Әдәплеккә өндәү сүзеңдә.
Булганнарның эше изгелектә,
Мәчеттә син бүген Акъмулла.
Азаныңда әйткән һәрбер сүзең,
Әйдәп тора безне ак юлга.
Кемнәр генә сине хөрмәт итми,
Меңәрләгән моңа дәлилләр.
Дөнья тулы булсын иде диләр,
Сәйфетдинов кебек Равилләр.
Бик тирәндә, халкың күңелендә
Дәрәҗәле кылган эшләрең.
Ташып торсын һәрчак,
Равил абый,
Йөрәгеңдә кайнар хисләрең.
Альберт Илмөхәммәтов.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев