Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Яңа тамчы

Яңа тамчы... Үзе кебек Тамчылардан аерып, Тәкъдир аны аска ташлый, Канатларын каерып. Үләр өчен яши дөньясында, Мизгелләрне санап. Үтә көне ике юл чатында, Үз язмышын сайлап. Гөнаһ җыеп яшәгәнче, әллә Яхшыракмы үлем? ...Бу сүзләрдән кәефләнгән шайтан, Читтән тора көлеп... Майорова Рәмилә. Мулла Иле *** Табигатьтә бар да нидер көтә: Язлар...

Яңа тамчы...
Үзе кебек
Тамчылардан аерып,
Тәкъдир аны аска ташлый,
Канатларын каерып.
Үләр өчен яши дөньясында,
Мизгелләрне санап.
Үтә көне ике юл чатында,
Үз язмышын сайлап.
Гөнаһ җыеп яшәгәнче, әллә
Яхшыракмы үлем?
...Бу сүзләрдән кәефләнгән
шайтан,
Читтән тора көлеп...
Майорова Рәмилә.
Мулла Иле

***
Табигатьтә бар да нидер көтә:
Язлар көтә җәйнең җиткәнен,
Ямьле җәйләр көтә,
муллык теләп,
Алтын көзнең килеп җиткәнен.

Без көтәбез, күксел көзне озатып,
Кар-буранлы кышның килүен.
Туган җирем, тыныч йокласын дип,
Калын ак кар каплап китүен.

Без көтәбез, чанасына утырып,
Кыш бабайның килеп җиткәнен.
«Яңа еллар белән,
дусларым!» - дип,
Безне бергә тәбрик иткәнен.

Һаман шулай иске елны озатып,
Яңа елны көтеп алабыз.
Яңа еллар бәхет китерерме,
Без бит бәхет көтеп калабыз.

Изге теләк теләп каршы алабыз,
Кабул булырмы безнең теләкләр?
Җирдә кеше өмет белән яши,
Акланырмы көткән өметләр?

Матур тормыш көтеп, хыялланып,
Яңа елга кереп барабыз.
Көн артыннан көннәр узып бара,
Ел үткәнен сизми калабыз.

Яңа еллар, һаман кабатланып,
Килеп тора ел да бер вакыт.
Вакыт белән бергә гомер уза,
Ә вакытны булмый туктатып.
Хәлимә Җәләлиева.
Күгәй
***
Шигырь укып юанам.
Шигырь бит ул болай гына тумый,
Йөрәк аша чыга һәр сүзе.
Авыр кичерешләр кичергәннән
Шигырь чыга үзеннән-үзе.

Шигырьне мин үзем бик яратам,
Укып барам, аңлап, һәр сүзен.
Равил Сәйфетдинов
шигырьләренә
Хәйран калам: ул ничек язган!

Горурлык ул барыбыз өчен дә,
Күтәрә ул авылыбыз данын.
Тарих булып кала киләчәккә
Өйрәнер өчен алдагы буын.

Мәскәүләргә кадәр барып җитеп,
Киңәшләрен бирә күп уйлап.
Бер класс баласы гына түгел,
Тәрбияли бөтен ил буйлап.

Ул кирәкле кеше авылыбызда,
Аны хөрмәт итә һәр кеше.
Соңгы юлга озата авылдашын,
Дөрес дин буенча һәр эше.

Китабы да зур басмада чыкты,
Бүләк итте укыгыз, диеп.
Без укыдык аны хәйран калып,
Кулдан-кулга йөртеп, баш иеп.

Нинди чорлар гына кичермәде
Ул үзенең гомер юлында.
Һәрвакытта чын дөреслек белән
Хезмәт итте халык алдында.

Мулла Иле дигән авыл исеме
Равил белән бергә дан алсын!
Тукай кебек сәләтле булуы
Халык телендә яңгырасын!
Мәдинә Сәлахова.
Мулла Иле

ХӘЙРҮШ
Шайтан суын эчеп йөреп,
Тәмам калгач сөяккә.
Уйлады ул таянырга
Бик җайлы бер терәккә.

Хәлен суырган хәмерне
Читкә куеп беразга,
Гөнаһларым юылыр дип,
Тотты Хәйрүш ураза.

Ак бабайлар белән бергә
Басты мәчет юлына.
Иман нуры иңдерде,
Коръән алып кулына.

Уйламый да менә хәзер
Шайтан суы хакында.
Сый-хөрмәттә йөзеп йөри
Кичен авыл халкында.

Йорттан-йортка шактый йөргәч,
Бит алмалары тулды.
Әйтерсең лә менә инде
Күпертелгән каз булды.

Сизмәде уразаның
Ничек бик тиз үткәнен.
Түземсезлек белән Хәйрүш
Көтте Гает җиткәнен.

Ник дисәң дә, сагындыра
Прилавкада шешәләр.
Өзеп алып үзәкләрне
Инде искә төшәләр.

Уразалар бетеп, бар да
Кайтты үз җаена.
Көн дә салмыш, көн дә сәрхүш,
Юк аену уенда.

Буйсынмады, калды нәфсе,
Олы булып иманнан.
Йөртте шайтан Хәйрүшне
Алпан-тилпән урамнан.
Альберт Илмөхәммәтов.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250