Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Әй, яшьлегем

Әй, яшьлегем Их, яшьлегем, яшьлегем, Ник шулай тиз уздың икән? Шул турыда уйлап ятам, Уянгач һәр көн иртән. Матур яшьлек, юләр яшьлек, Кадерен ник белмәдем. Шулай бик тиз узар диеп, Уема китермәдем. Яшь чагым, юләр чагым, Кайда китеп югалдың? Ташлап китеп еракларга, Күңелемә сагыш салдың. Әй, яшьлегем, яшьлегем, Әйләнеп кайтсаң...

Әй, яшьлегем
Их, яшьлегем, яшьлегем,
Ник шулай тиз уздың икән?
Шул турыда уйлап ятам,
Уянгач һәр көн иртән.

Матур яшьлек, юләр яшьлек,
Кадерен ник белмәдем.
Шулай бик тиз узар диеп,
Уема китермәдем.

Яшь чагым, юләр чагым,
Кайда китеп югалдың?
Ташлап китеп еракларга,
Күңелемә сагыш салдың.

Әй, яшьлегем, яшьлегем,
Әйләнеп кайтсаң иде.
Яшьлектәге юләр мизгелләрне
Кабат яңартсаң иде.

Юк, кайтмый ул үткән яшьлек,
Калды шул ул еракта.
Тик шулай да төшләремә кереп,
Кайтам әле, диеп юата.

Туган авылым
Гөрләп үтте минем яшьлек
Чишмә дигән авылда.
Кайда гына яшәсәм дә,
Күңел ашкына шунда.

Авылым минем бигрәк матур
Тирә-якта урманнар.
Бакчаларда шаулап үсә
Чияләр һәм алмалар.

Бәрәңгеләр чәчәк аткач,
Авылым җәннәткә охшап кала.
Тау башындагы мәчете
Авылга ямь биреп тора.

Бервакытта истән чыкмый
Авылым минем хәтердә.
Бакалар да матур җырлый
Минем авылым күлендә.

Кайгы-хәсрәт тә кичерде
Минем туган авылым.
Чит илләрдә ятып калды
Бик күп авылдашларым.

Туган авылым, туган җирем,
Төшләремә бик еш керәсең.
Авылымнан читтә яшәгәннәр
Сине искә алып яшәсен.

Туган авылым, син көч бирдең
Авырлыклар булса, җиңеп чыгарга.
Кеше шунда бәхетле ул,
Туган җире, авылы булганда.

Иген игеп, уңышларга сөенеп,
Яшәсен халык анда.
Туган авылын хөрмәт итсен
Киләчәк буыннар да.
Хәмдия Саттарова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250