Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Укучыларыбыз ижаты

Китәләр кызлар сугышка... Береннән-бере чибәр. Ни әйтик бу язмышка!? Сугыш юллары хәтәр... Авылымның сылулары Китә бүген сугышка... Кайтыр микән башкайлары, Кайтмаслар микән башка? Китәләр кызлар сугышка: Нәгыймә, Гөлсем, Сара... Үксеп елый әниләре, Йөрәкләр тулы яра. Китә сугышка Сәмирә, Мәрьям, Дуся, Талига... Якты өметләр өзелә, Сөйгән ярлары кала. Китәләр кызлар сугышка:...


Китәләр кызлар сугышка...
Береннән-бере чибәр.
Ни әйтик бу язмышка!?
Сугыш юллары хәтәр...
Авылымның сылулары
Китә бүген сугышка...
Кайтыр микән башкайлары,
Кайтмаслар микән башка?
Китәләр кызлар сугышка:
Нәгыймә, Гөлсем, Сара...
Үксеп елый әниләре,
Йөрәкләр тулы яра.
Китә сугышка Сәмирә,
Мәрьям, Дуся, Талига...
Якты өметләр өзелә,
Сөйгән ярлары кала.
Китәләр кызлар сугышка:
Ут эченә, афәткә.
Барсы да гашыйк тормышка,
Уйлары - мәхәббәттә.
Китәләр кызлар сугышка,
Кузгала машиналар.
Бөтен авыл озатып кала,
Ярсып елый аналар.
Салып матур күлмәкләрен,
Соры шинель киделәр.
Чиккән йомшак чүәкләрен
Алыштырды итекләр.
Киселде озын толымнар,
Гүзәл яшьлек киселде.
Челпәрәмә килде дөнья…
Исән калу икеле...
Бирешмәгез, батыр кызлар,
Фәрештәләр сакласын,
Җиңеп кайтыгыз авылга,
Ходай сезне якласын.
Керде кызлар ут эченә,
Күрмәгәнне күрделәр.
Буйлары булды кечкенә,
Батырлыкта юк тиңнәр!
Кайтты кызлар Җиңү яулап,
Дан алып туган илгә.
Калды Гөлсем яу кырында,
Башын салды чит җирдә.
Рәхмәт сезгә, кыю кызлар,
Илне саклап калдыгыз.
Үзегезне аямыйча,
Җиңү алып кайттыгыз!
Роза Ягудина.
Норлат

Язмыш
Шифаханә идәне бик салкын,
Кинәт исте гүя салкын җил.
Үтерде дә яңадан җан өрде,
Бәлки, шаярткандыр Газраил.

Бәлки әле, гыйбрәт өчен генә
Шушы хәлдә мине сынады.
Күрәчәкне күреп бетермичә генә
Ташлап китеп булмый дөньяны.

Үз гомеремне яшәп
бетергәнмен,
Хәзер яшим Ходай бүләген.
Мине тагын нинди язмыш көтә,
Шул турыда төшләр күрәмен.

Үлим дисәң,
кинәт үлеп булмый,
Гомерең бетсә, юктыр дәвасы.
Кешеләрнең яшәү-гомер юлы
Күзләр белән кашлар арасы.

Калыр бер көн язлар,
матур җәйләр,
Ямьле табигатьле туган ил.
Әлмәндәр дә
качып котыла алмады,
Эзләп тапты аны Газраил.

Туфанны да алып китте...
Китте бүген Шәүкәт Биктимер.
Әлмәндәрне уйнаучылар
булыр,
Булмас инде
Шәүкәт Биктимер...
Мәрьям Ситдыйкова.
Яшел Үзән
Караңгылык юк
бит бу дөньяда
Караңгылык юк бит бу дөньяда,
Бар тик яктылыкның юклыгы.
Ачу, нәфрәт, нәфес
һәм хөсетлек -
Илаһи сөюнең юклыгы.

Дөнья йорты - фани,
бу дөньяга
Вакытлыча килеп китәбез.
Сөю белән нәфрәт арасыннан
Сират күперләре кичәбез.

Сөю дигән җәннәт бакчасына
Бик авыр егылмый үтүе...
Кылдан нечкә,
кылыч кебек үткен
Сират күперләре кичүе.

Насыйп булсын иде
һәр кешегә
Йөрәге кушканны тыңларга.
Акыл белән аңлый алмаганны
Күңел белән тоеп карарга.

Салкынлык та юк
бит бу дөньяда,
Ул тик җылылыкның юклыгы.
Бар явызлык,
бөтен өметсезлек -
Күңелдә Аллаһның юклыгы.
Динә Ясәвиева.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев