Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

ТАТАР ТЕЛЕМ

Мин яратам сине, туган телем, Татар теле - минем туган тел. Әти-әнием, барлык туганнарым, Шушы телдә сөйләп торган тел. Мин яратам сине, татар телем, Һәм сөйләшәм татар телемдә. Рәхәтләнеп, татарча сөйләшеп, Яшик әле туган илемдә! ИНСАФ Минем исемем Инсаф, Күңелем шуңа бик саф. Күңелсезләнмим алай, Мин шат күңелле малай. Менә...


Мин яратам сине, туган телем,
Татар теле - минем туган тел.
Әти-әнием,
барлык туганнарым,
Шушы телдә сөйләп
торган тел.
Мин яратам сине, татар телем,
Һәм сөйләшәм татар телемдә.
Рәхәтләнеп, татарча сөйләшеп,
Яшик әле туган илемдә!

ИНСАФ
Минем исемем Инсаф,
Күңелем шуңа бик саф.
Күңелсезләнмим алай,
Мин шат күңелле малай.
Менә тагын яз җитә,
Карлар да эреп бетәр.
Без бик сагынып көткән
Каникул килеп җитәр.

УЧЫМДА КҮЛ
Урамда әй саф һава,
Кояш сибә нурларын.
Түбәдән тамчы тама,
Сузып торам кулларым.
Учларыма тамчы тама,
Җемелди гүя көмеш.
Тамчыдан күлләр җыела,
Учымда да күл имеш.
Шул күлдә казлар, үрдәкләр,
Әй уйнасыннар иде.
Туган җирдә бигрәк рәхәт,
Дип уйласыннар иде.
Мостафин Инсаф,
Осиново гимназиясенең II сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев