Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

#шигъримизгелләр

***

🎄Бизәдек матур чыршы
Тиздән Яңа ел җитә бит,
Көтә аны бар кеше.
Нинди шатлык безнең өчен,
Бизәдек матур чыршы.
Төрле-төрле шарлар элдек
Чыршы ботакларына.
Кызыл йолдыз янып тора
Чыршының очларында.
Җем-җем иткән кар бөртеген
Апага биреп тордым.
Кирәк җиргә урнаштырып,
Апаем элеп торды.
Кыш бабайга хатлар язып,
Көтәбез әйбәт бүләк.
Ел буена без тыңлаучан,
Тәртибебез дә үрнәк!
Апаем укый мәктәптә,
Яхшы билгеләренә.
Ә мин бик теләп йөримен
Балалар бакчасына.
Яңа еллар алып килсен
Җир йөзенә тынычлык.
Яңа яуган ап-ак карлар,
Бәхет һәм сәламәтлек!
 

Мөнфидә Гыйзәтуллина.
Яшел Үзән

 

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев