Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

#шигъримизгелләр

Гомеркәйләр

Мин сукранмыйм, жаным
гына сыкрый,
Ир кешегә зарлар хас түгел.
Тик нигәдер көзләр җитте исә,
Сулкылдыйдыр, әрни бу күңел.
Әллә инде фәлсәфилек көздә,
Әллә көзләр вакыт патшасы?
Сатып алып булмый гомеркәйне,
Һичкемнең дә җитмәс акчасы!
Һәр мизгеле сагыш белән тулган,
Мөлдерәмә тулган яшьләре.
Ә кайчандыр шушы гомеркәйләр,
Гомер җәйләрендә яшьнәде!
Инде менә көзге бакчаларда
Кырау суккан гөлләр, күрәмсең?
Сизә бугай алар, аңлый бугай,
Бу җиһанны ташлап китәсен...
Яңгыр булып сары яфрак ява,
Кыйгак-кыйгак торна тавышы.
Шул түгелме инде, шул түгелме
Гомеркәйнең җирдә агышы?!
... Мин сукранмыйм.
Мин моңаям гына.
Моң дәрьясы үзе бер гомер.
Тик булмыймчы аның учагында
Пыскып яткан
салкын бер күмер...
 

Ирек Сафин.
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев