Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

#шигъримизгелләр

Дан казанган «Майский» Яшел Үзән – бигрәк гүзәл, Күлбаш, Күгеш, Әйшәсе. Россиягә дә билгеле Осиново бистәсе.

Осиново бистәсендә
Бик тырыш халык яши.
Теплицада хезмәт куя,
Данлы «Майский»да эшли.

Күз ачкысыз бураннарда,
Теплицада җәй анда.
Сап-сары чәчәкләр ата,
Кыяр, помидор монда.

Орлык чәчкәч шытып чыга,
Көнләп түгел, сәгатьләп!
Тырыш кызлар хезмәт итә,
Үз эшләрен яратып.

Оператор егетләр
Бик җитди эш башкара.
Яктылык һәм җылылыклар
Үсентегә – чын чара.

Вакытында су сибелә,
Төклетура серкәли!
Тырыш кызлар тәртип ясап,
Үсентене «иркәли».

Үстергән кыяр, помидор
Мәскәү күргәзмәсендә!
Мактаулы дипломнар кайта
Җитәкче бүлмәсенә.

Зур-зур КамАЗ машинасы
Төяп кыяр-помидор,
Озаталар Себерләргә –
Бигрәк тәмле, белеп тор!

Эшне яратып башкарсаң,
Уңышны күп җыясың.
Үсентенең бит җаны бар,
Тугры булсаң, тоясың!

Теплицада эшләп чыккан
Пенсионерлар почётта.
Җитәкчеләргә – ак бәхет,
Рәхмәтлеләр һәрчакта.

Ярты гасыр хезмәт итә
«Майский» комбинаты.
Хезмәттәшләрем, сез истә,
Дан җырлыйм сезнең хакта!

 
Мөнфидә Гыйзәтуллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев