Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Май

Шау чәчәктә авылбакчалары – Җәннәт монда,язгы тантана, Сайрар кошлар куныпчияләргә Иртә таңнан җырлап мактана.

Май башында шундый гүзәллектән
Баш әйләнә, йөрәк ярсына,
Күңелләрең ерак офыкларга,
Каурый болытларга ашкына.

Чәчкәләрдән затлы хушбуй булып
Тирә-юньгә исләр бөркелә,
Төшләргә дә ямьле май төнендә
Үткәннәрдә калган май керә...

Бал кортлары кунып чәчкәләргә
Шатландыра бугай хуҗасын,
Икәү бергә шулай тарта алар
Бик тырышып тормыш «нужа»сын.

Күбәләкләр кояш нурларында
Шатланышып әнә коена,
Очып аргач ял итәргә теләп,
Алмагачка килеп сыена.


Шау чәчәкле авыл бакчалары 
Гүзәллеккә бүген күмелгән,
Читән буйларында яшь кычыткан,
Кояшкайга ул да үрелгән.

Ирек Сафин.
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев