Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Күршем Әхәткә багышладым

Тау астына урнашкан ул Безнең Татар Әҗәле. Ниләр әйтеп башлыйм икән Монда булган хәлләрне.

Тау астына урнашкан ул
Безнең Татар Әҗәле.
Ниләр әйтеп башлыйм икән
Монда булган хәлләрне.

Шаулап килде матур язлар,
Шомыртлар чәчәк атты.
Таң алдыннан канга батып,
Әхәт җан биреп ятты.

Ниләр булган, ике туган,
Каян соң тавыш киткән?
Бик дус яшәдегез бит сез,
Ходай язмышы микән?

Бу көннәрдә бик күңелсез,
Башларың йөрдең иеп.
Бу дөньядан китәсеңне
Йөрдеңме әллә сизеп?

Иртүк торып, тау башына
Атларыңны бәйләдең.
Эчең пошкангадыр инде,
Тау башларын әйләндең.

Күңелеңне юатыпмы,
Атлар белән сөйләштең.
Тәнзиләне сагынганга
Акты синең күз яшең.

45 ел матур яшәп,
Тигез гомер иттегез.
Үкенечле үлем белән
Мәңгелеккә киттегез.

Гөрләп торган өй сүнде бит,
Янмый сезнең утыгыз.
Кинәт китеп бардыгыз бит,
Парлашып бер кайтыгыз.

Балаларда сезнең тәрбия,
Алар сезгә охшаган.
Кайткач каршы алучы юк,
Бөтен дөнья бушаган.

Кәккүк кычкыра моңланып,
Кошлар сайрый бакчада.
Кайда соң сез, күршеләрем,
Сагынам шул чакларда.

Сез барында тау башында
Атлар торды бәйләнеп.
Алар да юк. Тау башы да
Калды бит ятимләнеп.

Барыбыз да шунда китә,
Нәрсә бар – бар да калыр.
Бер-бер артлы киттегез бит,
Балаларга бик авыр.

Язмышлардан узып булмый,
Без бит Ходай кулында.
Ни буласын язып куйган
Әниләр карынында.

Догалар барып ирешсен,
Тынычланып ятыгыз.
Сезгә бәхил, сез дә безгә
Бәхил булып ятыгыз.

Әминә Гаделшина.
Татар Әҗәле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев