Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Ач, шигърият, серләреңне!

Кар яуганда Күбәләктәй уйнап карлар ява, Табигатьтә чиста, саф сулыш. Бала көткән ана күңелендә Шатлык белән тулган моң, сагыш. Җир өстенә беренче кар ятты, Сиздереп лә кышлар салкынын. Кыш салкыны гына баса алмас, Сагынып янган йөрәк ялкынын. Карлар яугач, кайтам, диде бала, Бик ерактан - тайга җиреннән. «Исән-имин күрешүләр язсын!»...

Кар яуганда
Күбәләктәй уйнап карлар ява,
Табигатьтә чиста, саф сулыш.
Бала көткән ана күңелендә
Шатлык белән тулган моң, сагыш.

Җир өстенә беренче кар ятты,
Сиздереп лә кышлар салкынын.
Кыш салкыны гына баса алмас,
Сагынып янган йөрәк ялкынын.

Карлар яугач, кайтам, диде бала,
Бик ерактан - тайга җиреннән.
«Исән-имин күрешүләр язсын!» -
Җавап бирә ана иленнән.

Карлар ява, бөтерелеп ява,
Якынайтып күрешү мизгелен.
Туган йортта өзелеп көтә ана
Кадерледән-кадерле газизен.

Тәңкә-тәңкә ап-ак карлар ява,
Күзен йомып, ана уйга кала.
Түшәк булып яткан кар өстеннән
Шыгырт-шыгырт атлап кайта бала.

Уйлар, сагынулар, күрешүләр -
Буран кебек ана күңелендә.
Мәрхәмәтле булып, елмаеп кайт
Карлы кышта туган нигезеңә!

Яуган карга кулын суза ана,
Күп бәхетләр теләп балаларга.
Сагына белгән, сабыр итеп көткән
Җир йөзендә барча аналарга.

Әйдә, яусын карлар, буранлап та,
Саулык, муллык яусын туган җиргә.
Очып кайт син, бала, тик онытма:
Яши әле әти-әни туган илдә!
Гөлфирә Баһаветдинова.
Күгәй

Танып алыр идем
Җиде ел узса да вафатыңа,
Мәхәббәтең мине саклады.
Авырлыкта, кайгы-хәсрәтләрдә
Терәк булды - мине яклады.

Минем өчен син һаман да исән,
Киткәнсең син бары еракка.
«Мин яратам сине» дигән сүзең
Ишетелә кебек колакка.

Сиңа булган көчле сөю хисем
Арта гына бара йөрәктә.
Кабул булсын кылган догаларым,
Урыннарың булсын җәннәттә.

Әйтмәсеннәр сөю үлә, диеп,
Чын сөю ул үлми беркайчан!
Миллионлаган кеше арасыннан
Танып алыр идем, очрасаң.
Динә Ясәвиева.
Яшел Үзән


Туган көнең белән
Кышкы бураннарда улым туды,
Безнең өчен нинди сөенеч.
Белмәгәнбез икән картлык көндә
Китерер дип кайгы, көенеч.

Кеше арасына керсен дидем,
Бәхете булсын диеп теләдем.
Гомерләре булсын дигән уйлар,
Башларыма нигә килмәдең?!

Башларыңа шундый уй киләме,
Үз балаңны алдан югалту?!
Бу хәсрәтне Ходай күрсәтмәсен,
Мөмкин түгел моны аңлату.

Бик авыр хәл, балаң үлеп,
Бу дөньяда син калсаң.
Кигән киемнәрен иснәп,
Сагынуларымны басам.

Туган көнең белән котлыйм, улым,
Минем өчен һаман син исән.
Төшләремә кереп сөендерче
Сүзләремне әгәр ишетсәң.

Кырда җилләр исә, буран дулый.
Сабыр итче, буран, тукта әле.
Кабер өсләреннән үтеп, син улымны
Туган көне белән котла әле!
Әминә Адельшина.
Татар Әҗәле

Ромашкалар өзмәм инде
Ромашкалар өзмим бүтән,
Кыскартмыйм гомерләрен.
Пыскып янган сөю өчен
Әрнетмим күңелләрен.

Ромашкалар таҗын санап,
Юрамам инде бүтән.
Мин сине башка яратмыйм,
Нокта куелды күптән.

Ромашкалар берни әйтмәс,
Өзгәнгә карап аны.
Синең сөю аңа тормый
Коймам мин чәчкә җанын.

Ромашка таҗы коела,
Җәй көне ак кар булып.
Җылы җитмәгән йөрәкләр
Тормасын әле туңып.
Эльза Йосыпова.
Мамадыш-Әкил


Тормыш елгам,
кипмә син
Тормыш елгам буйлап агып барам,
Дулкын какмый гына тып-тыныч.
Яр буйлары никтер тынып калган,
Шушы тынлык кайчак куркыныч.

Нигә әле ярсып акмый елгам,
Дулкыннары ярга ник бәрми?
Җилләре дә никтер акрын исә,
Кем тоткарлый, кем соң җибәрми?!

Зилзиләм тормыш диңгеземнән
Күчкәнгәме тыныч елгама?
Давыл кубып, ярсып, яшьнәп үткән
Калды микән теге елларда.

Агым уңаена аз актым мин,
Каршы булды елга агымы.
Әллә инде үзем шундый идем,
Әллә язмыш шулай кагылды?!

Тик шулай да шушы үз елгамда
Бәрелсәм дә ярдан ярларга.
Утрауларда ләмгә күмелмәдем,
Гел ашкынам туар таңнарга.

Тыныч кына аксаң, ак син, елгам,
Кипмә генә, суың бетмәсен.
Язлар өстәр көчле ташкыннарын,
Ярларыңнан гына китмә син!

Гомер көзләремнең тагын бере -
Кереп барам Сезгә - Алтын көз!
Көз баласы булып тугангамы,
Күңелемә якын, якын Сез!

Сабыйлар күк сөенеп чыгып китәм
Алтын яуган урман буена.
Күз яуларын алып пешкән миләш
Баланнарың чакыра куенына.

Соклануларымның чикләре юк,
Матурлыгын күреп аларның.
Муенсалар итеп тезәр идем
Тәлгәшләрен миләш-баланның.

Язларында ап-ак чәчәк иде.
Көзләрендә балкый ут кебек.
Янып торган шушы тәлгәшләргә
Карап торам. Торам онытылып.

Их, яшәсәң иде алар кебек,
Сокландырып, янып ут кебек.
Тәлгәшләрең тулып, өлгереп,
Җимешләрен шулай тиз күреп!
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Яшьлеккә дан
Көз җиткәндәй хәзер картлык җитте,
Яшьлек яфракларын саргайтып.
Калдың артта яшьлек, ә мин яшим,
Яшьлек офыгына күз атып.

Табигать ул горур, тиз картаймый,
Көзне алыштыра язлар да.
Кеше нигә читтә торып калган,
Алышына хәтта айлар да.

Чыккан кояш ялга кереп кача,
Көнчыгыштан кабат чыгарга.
Нигә соң син, яшьлек, алай түгел,
Тормыш елын кабат санарга?

Кабатланмый еллар агышы,
Кабатланмый аның саннары.
Үзгәртергә күпме көч керсә дә,
Декабрьдән килә гыйнвары.

Табигатьне алдау мөмкин түгел,
Омтылышка куя киртәләр.
Табигый ул көнне төнгә бәйләү,
Төнне алыштыра иртәләр.

Табигатьнең гүзәллеген тоеп,
Дәвам итик тормыш юлларын.
Безнең узган юлны кабатларлар,
Кызларың һәм синең улларың.

Яшьлек матурлыгын искә алып
Дан җырларын җырлыйк яшьлеккә.
Күңел һаман омтыла бит үргә,
Яшең җитсә, хәтта, җитмешкә.
Роберт Тимершин.
Норлат

Соңгы сөю
Бик соңарып килдең, соңгы мәхәббәтем,
Ялгыз узган еллар аркылы.
Соңгы талпынуым һәм бәхетем,
Йөрәгемнең соңгы ялкыны...
Ачы яшьләремнең диңгезләрен кичеп,
Дулкын булып килдең, шашынып.
Көзге шәфәкъларны килдең кочып,
Соңгы нуры белән яктыртып.
Ник соңарып килдең, соңгы мәхәббәтем?
Ник килмәдең яшьлек таңында?!
Бер нәрсәне хәзер үзгәртерлек түгел,
Йөрәккәйләр дөрләп янса да.
Шомырт чәчәкләре түгел, көмеш бәсләр
Яткан инде безнең чәчләргә...
Синсез калсам, ялгыз җаным нишләр?!
Миңа синсез ничек яшәргә?!
Кичер мине, соңгы мәхәббәтем,
Бергә булу безгә язмаган.
Кеше бәхетенә керә алмыйм,
Үз бәхетем җирдә булмагач...
Роза Ягудина.
Норлат

Әй авылым чишмәсе
Тау астыннан челтерәп чишмә ага,
Көмеш кебек аның сулары.
Җәйге сихри матур иртәләрдә
Ямьле дә соң инеш буйлары.

Кая гына китсәм дә мин,
Сагынып кайтам чишмә буйларын.
Чишмә челтерәвен тыңлаганда
Еракларга китә уйларым.

Авылымның күрке бит ул,
Сафлык чыганагы чишмәбез.
Тәмле суын авыз итәр өчен,
Чишмәгә без көн дә киләбез.

Җырлый-җырлый чишмә ага,
Кушыла аңа кошлар тавышы.
Күбәләкләр уйный бер-бер артлы,
Яннарында үсә камышы.

Чишмә суы җанга сихәт бирә,
Ләззәт бирә минем күңелгә.
Чишмә җырлаганны тыңлаганда,
Күңелемнән моңнар түгелә.

Кайда гына йөрсәм дә мин,
Җанга якын авылым чишмәсе.
Авылымның күрке бит син,
Әй авылым татлы чишмәсе.
Флера Шакирова.
Чүрчиле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X