Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Финанс грамоталылык

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ташламалар

Акчалата түләүләрдән тыш, аларга ташламалар да каралган.

Медицина ярдәме

  • түләүсез медицина ярдәме алу, шул исәптән теш протезларын әзерләү һәм ремонтлау;
  • дару препаратларын түләүсез бирү;
  • табиб билгеләгән медицина эшләнмәләре белән түләүсез тәэмин итү;
  • техник чаралар белән тернәкләндерү.

Шифаханә-курорт дәвалануы

2025 елдан МХО ветераннары ел саен социаль фонд үзәкләрендә 25 көнгә кадәр медицина реабилитациясе һәм шифаханә-курорт дәвалануы уза ала.

Хезмәт гарантияләре

МХОда катнашучылар өчен эш урыннары саклана. Хезмәт контрактлары өзелми, ә туктатыла. Үз вазифаи бурычларына алар хезмәт срогы тәмамланганнан соң өч ай эчендә кайтырга мөмкиннәр.

Банк ташламалары

10 млн сумнан артык булмаган бурычларны кичерергә мәҗбүр итүче канун кабул ителде. Бурычларны, 2024 елның 1 декабреннән башлап, бер елдан да ким булмаган срокка контракт төзегән, ә срогы чыккан кредитлар буенча бу датага кадәр бурычларны түләтү турындагы суд акты үз көченә кергән яки башкарма производство кузгатылган очракта, юкка чыгарырга мөмкиннәр.

ТКХ ташламалары

МХОда катнашучыларның барысы да хәрби хәрәкәтләр ветераннары булып танылган, бу аларга тиешле ташламалардан файдаланырга мөмкинлек бирә, шул исәптән торак өчен түләү чыгымнарының 50%ын компенсацияләү дә кертелә. Шулай ук, алар коммуналь түләүләр өчен пеня түләүдән азат ителә. Һәлак булган яки хәбәрсез югалган МХО катнашучыларының гаиләләре коммуналь чыгымнарның 60%ын кире кайтарырга мөмкин.

Кредит каникуллары

Бу хокук мобилизациягә кадәр алынган кредитларга кагыла. Кредит шартнамәләре саны чикләнмәгән (контрактчы гаилә әгъзаларының эшкуарлык алып бару өчен алынган займнарыннан тыш).

Салым ташламалары

2025 елдан НДФЛның дифференциацияләнгән шкаласы билгеләнә, ул МХОда катнашучыларның керемнәренә кагылмый.

МХОда катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен милеккә салым түләүдән азат итә торган үзгәрешләр кертелгән. Гаилә әгъзаларына ир белән хатын, балигъ булмаганнар һәм инвалидлар, шулай ук 23 яшькә кадәрге көндезге белем алучы балалар керә.

Пенсия ташламалары

МХОда катнашу чоры пенсиясен билгеләү өчен иминият стажы икеләтә күләмдә исәпләнә.

Мәгариф ташламалары

МХОда катнашучылар югары уку йортларына керү сынаулары нәтиҗәләре буенча аерым квота кысаларында бюджетка керә ала. Түләүле бүлектә укучылар бюджет урыннарына күчәргә мөмкин.

Гаиләләргә

Хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзалары, ул һәлак булган очракта, бер мәртәбә бирелә торган пособиегә һәм айлык акчалата компенсациягә хокуклы. Ул 5,2 млн сум тәшкил итә.

Ничек рәсмиләштерергә

МХОда катнашу турында белешмәне Дәүләт хезмәтләре порталы яки КФҮ аша алырга мөмкин. Ветеран статусы автомат рәвештә бирелә, гариза бирү кирәкми.

Кая мөрәҗәгать итәргә

Халыкны социаль яклауның җирле органнарына, хәрби комиссариатларга мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза язарга кирәк.

Документлар

Паспорт, МХОда катнашуны һәм статусны раслый торган документлар, гариза.

Вакыты

Рәсмиләштерү, барлык документлар тапшырылганнан соң, 30 көннән дә артмый.

Акча, билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң, биш эш көне эчендә түләнә. Алга таба пособие стандарт түләү графигы буенча һәр айның 3нче һәм 25нче көннәрендә күчерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев