Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Финанс грамоталылык

Февральдә нинди законнар гамәлгә керә?

***

Ана капиталы

Ана капиталы узган елгы инфляция күләмендә арта – 9,5%ка.

  • Беренче балага: 690,3 мең сум (былтыр – 630,4 мең сум).
  • Икенчесенә, әгәр беренче балага түләнгән булса: 221,9 мең сум (202,6 мең сум булган).
  • Икенче балага, әгәр гаилә беренчесенә сертификат алмаган булса: 912,2 мең сум (833 мең сум булган).
  • Әгәр ана капиталы элек алынган, әмма тулысынча тотылмаган булса, калган сумманы шулай ук 9,5%ка арттырачаклар.

Пенсияләр

1 февральдән иминият пенсиясен индексациялиләр. Аны 1 гыйнвардан 7,3%ка арттырганнар иде инде. Инфляция 9,5% тәшкил иткәч, аны тагын якынча 2,2%ка индексациялиләр.

Шулай ук, хәрби пенсионерларга артачак (былтыр 5,1%ка индексацияләгәннәр). Ә хәзер 4,4% өстәләчәк.

Пособиеләр

Февральдән күп социаль түләүләрне һәм пособиеләрне 9,5%ка арттырачаклар. Аларның саны – 40тан артык.

Мәсәлән:

  • Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие – 24 604,30дан 26,941,71 сумга кадәр.
  • Бала караган өчен ай саен түләүнең минималь күләме – 9227,24тән 10  103,83 сумга кадәр (эшләмәүче ата-аналарга бирелә).
  • Инвалид балаларны караган өчен – 10 000нән 10 950 сумга кадәр.
  •  Җирләгән өчен пособие – 8370,20дән 9165,40 сумга кадәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев