Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер кыры

Яхшылык эшләргә ашык

12 апрель көнне шәһәрнең 5нче гимназиясендә «Башлангыч һәм урта гомуми белем бирү системасында Россия гражданы шәхесенең рухи-әхлакый үсеше һәм тәрбиясе» дигән темага Бөтенроссия фәнни-практик конференция булып узды. Ул мөһим датага - Идел буенда педагогик белем бирүнең 200 еллыгына багышланган иде. Гимназиядә, бинада капиталь ремонт эшләре башланса да, иртәдән үк бәйрәм...

12 апрель көнне шәһәрнең 5нче гимназиясендә «Башлангыч һәм урта гомуми белем бирү системасында Россия гражданы шәхесенең рухи-әхлакый үсеше һәм тәрбиясе» дигән темага Бөтенроссия фәнни-практик конференция булып узды. Ул мөһим датага - Идел буенда педагогик белем бирүнең 200 еллыгына багышланган иде.


Гимназиядә, бинада капиталь ремонт эшләре башланса да, иртәдән үк бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә иде бу көнне. Кунакларны, татар халкына хас булганча, ачык йөз, ипи-тоз, милли җыр-музыка белән каршы ала беләләр биредә. Бу юлы да танылган укытучы, Россиянең мәгариф отличнигы Вил Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге балалар ансамбле чыгышы каршылады конференциягә килүче мөгаллимнәрне. Кунаклар төп эшкә керешкәнче белем бирү йортының актлар залында да искиткеч матур, ямьле, кәефне күтәрә торган кызыклы, мәгълүматка бай тамаша күрсәтте балалар.
- Россия күләмендәге мондый зур фәнни-практик конференцияне уздыру урыны итеп 5нче гимназиянең сайлап алынуы очраклы хәл түгел, - дип сөйли конференцияне ачу тантанасында аны оештыручыларның берсе - күренекле якташыбыз, педагогика фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының педагогика һәм психология институты доценты Лера Камалова. - Балаларны һәм яшүсмерләрне рухи яктан сау-сәламәт итеп тәрбияләү - дәүләт сәясәте ул һәм бу эштә 5нче гимназиянең потенциалы зур. Милләтебезнең чын зыялылары эшли торган бу коллективта үсеп килүче буынның рухи-әхлакый тәрбиясенә аеруча әһәмият бирелә.
Бөтен яктан камил шәхес тәрбияләү өчен, гимназиядә төгәл һәм гуманитар фәннәр белән беррәттән, сәнгать - җыр, музыка, хореография, рәсем, физик культура дәресләренә дә игътибар җитәрлек. Нәтиҗәсе дә күз алдында. Укучылар да, укытучылар да төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, фестивальләрдә призлы урыннар яулый, үзләрендә семинар, конференцияләр оештырып, алдынгы тәҗрибәне бүтәннәргә тарата.
12ендә узган конференциянең тагын бер үзгә ягы бар, ул, Татарстанның атказанган укытучысы, 5нче гимназиянең югары квалификацион категорияле директоры Нәкыя Чибинова сөйләвенә караганда, өч телдә - татар, рус һәм инглиз телләрендә узуы белән дә әһәмиятле.
Шәһәр һәм район мәктәпләреннән, шулай ук күрше Биектау һәм Кайбыч кебек якын-тирә төбәкләрдән килгән укытучылар үзләре сайлап алган тема буенча төрле секцияләргә бүленеп эшләде. Секцияләргә бүленеп эшләү дә файдалы. Анда күбрәк укытучылар катнаша һәм чыгыш ясый ала. Тик секцияләрдә эшләү белән генә чикләнеп калмый эш. «Мондый төр конференцияләр укытучылар өчен бик тә кирәк, - дип сөйли бу җәһәттән 9нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Нәҗипова. - Секция утырышларында гына түгел, тәнәфес вакытында да үзара аралашабыз, теге яисә бу тема буенча үзебезне кызыксындырган сорауларны ачыклыйбыз һәм аларга, бергәләп җавап эзләп, бер-беребездән өйрәнәбез, проблемаларны уртага салып чишәбез һәм, киләсе очрашуларның темасын билгеләп, әзерлек эшенә керешәбез». Уку-укыту системасында күп еллар дәвамында эшләгән кайбер тәҗрибәле укытучылар тарих, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, кыскасы, төрле фәннәр буенча мастер-класс та бирде.
Конференция ахырында укытучыларга сертификатлар тапшырылды.

Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев