Тәҗрибә уртаклашырлык укытучыларыбыз бар
Узган чәршәмбе көнне шәһәрнең 5нче татар гимназиясендә «Яңа буын стандартларга күчү шартларында башлангыч сыйныф укытучыларының компетенциясе» дигән темага республика семинары узды. Анда, теманың исеменнән аңлашылганча, республика районнарыннан килгән башлангыч сыйныф укытучылары укучыларга заман таләпләренә туры килерлек белем бирү һәм аны камилләштерү юллары турында уртага салып сөйләште, фикер алышты. Балаларга белем...
Узган чәршәмбе көнне шәһәрнең 5нче татар гимназиясендә «Яңа буын стандартларга күчү шартларында башлангыч сыйныф укытучыларының компетенциясе» дигән темага республика семинары узды.
Анда, теманың исеменнән аңлашылганча, республика районнарыннан килгән башлангыч сыйныф укытучылары укучыларга заман таләпләренә туры килерлек белем бирү һәм аны камилләштерү юллары турында уртага салып сөйләште, фикер алышты.
Балаларга белем бирү системасындагы иң четерекле һәм иң мөһим тармакта - башлангычларны укытуда яңа ысулларны куллану буенча чираттагы семинарның безнең шәһәрдә оештырылуы очраклы түгел. Гимназия директоры Нәкыя Чибинова аңлатуынча, биредә иҗади эшли белүче, тәҗрибәле мөгаллимнәр коллективы тупланган. Икенчедән, гимназия II буын белем бирү стандартын тормышка ашыруда КФУның укытучылар әзерләү һәм аларны яңадан әзерләү институтының эксперименталь мәйданчыгы булып тора.
- Узган уку елында - 7, быел нибары ике ай эчендә гимназиядә 3 семинар үткәрелүе чагыштырмача яшь уку йортының республикада бик абруйлы булуы хакында сөйли. Гимназия укытучылары үзләре республиканың бүтән район мәгариф учреждениеләрендә үткәрелә торган шундый семинарлар эшендә катнашамы? Мин бу сорауны гимназия директоры Нәкыя Чибиновага бирдем.
- Ничек кенә катнаша әле! - дип сөйли ул. - Республикада гына түгел, хәтта Мәскәүдә, ерак Красноярск краенда, Барнаулда уза торган семинарларда безнең укытучылар бик теләп катнаша, алдынгы тәҗрибәләре турында чыгыш ясап, грамоталар, призлар алып кайта. Узган берничә елда 46 (!) укытучыбыз, төрле шәһәрдә узган курсларда укып, белемен күтәрде. Быел 3 укытучыбыз грант алды. Шуларның икесе - Зөлфирә Сәлахова һәм Тәнзилә Нәҗипова нәкъ менә башлангыч сыйныфларда укыта. Грант алу бәхетенә ирешкән физкультура укытучысы Марат Халитов - шулай ук районда танылган шәхес.
- Нигездә татар балалары белем һәм тәрбия ала торган гимназиядә иҗади эшләүче, хезмәтен яратып башкаручы һәм район, республика күләмендә танылган мөгаллимнәрнең эшләве күркәм. Әмма кадрлар олыгаеп бара дигән сүзләр ишетелгәли мәктәп җитәкчеләреннән. Укытучыларыгыз җитәме һәм яшьләр киләме гимназиягә?
- Башта ук әйтим: пенсия яшендәгеләр эшләми бездә. Лаеклы ялга киткән укытучылар урынына быел Казан вузларында белем алган 3 яшь белгеч эшкә кайтты. Өчесе дә тумышлары белән безнең төбәктән. Югары уку йортын тәмамлап, гимназиягә эшкә кайткан инглиз теле укытучысы Ләйлә Җәләлетдинова - 5нче гимназиядә белем алган кыз. КФУның биология факультетын тәмамлап, хезмәт юлын гимназиядә башларга карар иткән Ләйлә Зарипова - шулай ук безнең районнан. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Минһаҗева, республикада студентлар арасында үткәрелгән махсус конкурста катнашып, җиңеп чыгып һәм грант алып, гимназиягә үзенең «кабинеты» белән кайтты. Күргәнебезчә, яшь белгечләр дә билгеле бер тәҗрибә белән эшкә керешә гимназиядә.
- Гимназиягә килеп, капиталь ремонт турында сөйләшмәсәк, бигүк дөрес булып бетмәс әңгәмәбез.
- «Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау турында»гы программага гимназиянең беренчеләрдән булып кертелүе беркемгә дә сер түгел. Шактый таушалган бинаны яңартуга байтак акча тотылды, ремонттан соң гимназиябез тагын да ямьләнеп, матураеп китте. Капиталь ремонтның 1нче этабы төгәлләнде. Республика һәм муниципалитет бүлеп биргән акчага җылыту системасы тулысынча яңартылды, тәрәзәләрне алмаштырдылар, бәдрәф бүлмәләре ремонтланды. Элегрәк кабинетларда салкын иде, җылынды. Спортзалны ремонтлау белән мәшгульбез хәзер. Бәхеткә, бары да яхшы якка үзгәрә: уку-укыту, тәрбия процессы да, матди-техник база да. Гөрләтеп яшәргә һәм эшләргә генә булсын.
Әлифел Таразова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев