Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер кыры

Мәүлид ае кунагы

Бу атнада Татарстан Республикасы мөфтие Илдус хәзрәт Фәезов Яшел Үзәнгә килеп, муниципаль район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары, мәхәллә имамнары, мөселманнар белән очрашты. Аның белән ТР Президентының дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин да килде. Әлфия ЗЫЯКАЕВА Мөфти бу визитының сәбәбен Мәүлид ае һәм ТР Президенты Р.Миңнехановның 2012 елны...

Бу атнада Татарстан Республикасы мөфтие Илдус хәзрәт Фәезов Яшел Үзәнгә килеп, муниципаль район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары, мәхәллә имамнары, мөселманнар белән очрашты. Аның белән ТР Президентының дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин да килде.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Мөфти бу визитының сәбәбен Мәүлид ае һәм ТР Президенты Р.Миңнехановның 2012 елны республикада Мәдәният һәм тарихи мирас елы дип игълан итүе белән бәйләде.
«Мәүлид аенда без район җирлекләрендә булып, Аллаһ Тәгаләгә мәхәббәтебезне күрсәтәбез. Аллаһ Тәгалә: «Мине яраткан кеше, җәннәттә булачак», - дип юкка әйтмәгән. Без - Аллаһ Тәгаләгә гашыйк халык. Коръән-сөннәт белән баручы тәртипле була, - диде мөфти бу очрашуда. - Сабыр булуыбыз аркасында без хәзер тыныч тормышта яшибез. Тотрыклылыкны булдыру өчен безгә президент сайлауларында актив катнашырга кирәк. Миңа сайлаулар «хәрам» дип әйтүчеләр бар. Әмма бу алай түгел. Пәйгамбәребез вафатыннан соң мәсәлән, нинди сайлаулар булуын беләбез. Сайлау безнең өстебездә торган бурыч».
Район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинга ТР Диния нәзарәтенең шәһадәтнамәсе тапшырылды. Бу документ район мөхтәсибләренә 4 елга бер тапкыр бирелә. Хәзрәт район мөселманнары мөхтәсибәте исеменнән очрашуны оештыручыларга, район башлыгы Сергей Батинга рәхмәтен җиткереп, Мәүлид кичәләренең Олы Ачасырда, Норлатта уңышлы узуын билгеләде.
Республика вәкиле М. Гатин мөфти белдергән теләк-сөйләүләргә кушылып, киләчәктә әйбәт яшәр өчен орлыкны бүген салырга кирәклеген ассызыклады.
Сергей Батин очрашуның әһәмиятен билгеләде, мөфти әйткәннәрне хуплап, бер очрактан икенче очракка кадәр түгел, ә очрашып торырга кирәк, хакимиятнең ишекләре һәркемгә ачык, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250