Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер кыры

Газета һәр һөнәр иясенә кирәк

Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Үзебезнең район газетасы «Яшел Үзән» турында фикерләремне белдерергә телим. Газетабызның һәр санын көтеп алам. Укыткан чакта андагы материаллардан дәрестә дә файдалана идем, хәзер дә кирәклеләрен кисеп, җыеп барам. Аеруча Әхәт абый Садриевның тарихи язмалары ошый. Андагы статистик мәгълүматлар тарих укытучысы өчен менә дигән әзер материал. Рәхмәт...


Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!
Үзебезнең район газетасы «Яшел Үзән» турында фикерләремне белдерергә телим. Газетабызның һәр санын көтеп алам. Укыткан чакта андагы материаллардан дәрестә дә файдалана идем, хәзер дә кирәклеләрен кисеп, җыеп барам. Аеруча Әхәт абый Садриевның тарихи язмалары ошый. Андагы статистик мәгълүматлар тарих укытучысы өчен менә дигән әзер материал. Рәхмәт аңа, өлкән яшьтә булса да, һаман эзләнүдә. Аннары Әлифел Таразова, Әлфия Зыякаева, Гүзәл Минһаҗева, Ильяс Салихҗаннарның язу стильләре матур, шундый авыр терминнарны русчадан төгәл, дөрес тәрҗемә итәләр, үзем өчен шулардан яңа мәгълүмат алам, сүз байлыгын үстерәм. Алар республика күләмендәге бәйгеләрдә гел алдынгы урыннар алгач чын күңелдән сөенәм. Тәҗрибәле, грамоталы, профессиональ белгечләр, димәк. Газетадагы барлык рубрикалар да ошый. Андагы эчтәлекле язмалар да, укучыларының мәкаләләре дә күп мәгълүмат һәм тәрбия бирә. Быел исә тарихи һәм мәдәни язмаларга күбрәк урын бирерсез дип уйлыйм. Үзем дә ешрак язарга тырышырмын.
Район газетасы һәр һөнәр иясенә кирәк дип уйлыйм мин. Чөнки республика яңалыкларын телевизор һәм радио аша да белеп була, ә район һәм шәһәрдәге хәлләрне бары безнең газета аша гына. Авыллар район телевидениесен карый алмыйлар бит. Мин күп кенә башка район газеталары белән дә таныш. Безнең «Яшел Үзән» газетасы эчтәлеге белән дә, сыйфатлы кәгазе белән дә иң яхшысы. Афәрин, каләмдәшләр! Алга таба да сезгә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек теләп калам. Газетаның баш мөхәррире Илдар Габидуллинга да зур рәхмәт. Газета вакытында килеп җитә. Сәләтле, грамоталы, профессиональ белгечләр, бердәм коллектив тупланган сездә. Алга таба да шулай эшләргә язсын. Газетабыз тагын да эчтәлеклерәк, сыйфатлырак булсын дигән теләк белән
Олы Якедән
Нурия Мостфина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев