Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер кыры

Айныткыч кирәк

Дөнья безне «или» хәзер, ягъни яшәргә өйрәтә. Көчлеләр заманы. Юк, акчада түгел хәзер көчлелек, рухта. Ихтыярың көчле булып, дөнья әшәкелегенә (аракы эчү, зина кылу, урлау-талау, һ.б.) бирешмисең икән, син - көчле, дөньяның бөтен рәхәтлекләрен тоеп яшисең. Аллаһка шөкер, моның өчен бөтен мөмкинлекләр, юллары бар хәзер. Ә инде рухың мескен булса,...


Дөнья безне «или» хәзер, ягъни яшәргә өйрәтә. Көчлеләр заманы. Юк, акчада түгел хәзер көчлелек, рухта. Ихтыярың көчле булып, дөнья әшәкелегенә (аракы эчү, зина кылу, урлау-талау, һ.б.) бирешмисең икән, син - көчле, дөньяның бөтен рәхәтлекләрен тоеп яшисең. Аллаһка шөкер, моның өчен бөтен мөмкинлекләр, юллары бар хәзер. Ә инде рухың мескен булса, шайтан вәсвәсенә бирелүеңне көт тә тор.

Иң беренче чиратта - эчкечелеккә. Күпме асыл ирләр, аракы колына әйләнеп, кешелектән чыга, күпме чибәр кызлар алкаш хатынга әйләнә. Ә алкашлар күп хәзер. Моның өчен җәй көне дүртләр тирәсендә уянып, тәрәзәдән урамга карау да җитә. Теге подъезд төбендә ике егет аңгыраеп утыра, монда берсе «үз эшен» эшләп тора, тфью! Араларында кызлар булу аеруча аяныч. Барысы да яшьләр - менә нәрсә йөрәкне авырттыра, болар - безнең балалар. Кышкы салкыннар да көттермәс, мондый салып алучыларның урамда катып үлүе дә бик мөмкин бит. Үлмәсә, йә аягын, йә кулын өшетә. Исерекләр - җинаятьчеләр өчен иң җиңел корбан. Аннары, салып алып, үзләре дә батыраеп, җинаять юлына басарга мөмкин. Әйтәсе килгәнем шул: элеккеге кебек айныткычлар кирәк. Хәзер аның хезмәтен дәваханәләр башкара. Әмма авыруны дәвалау бер, исерекне айныту бөтенләй икенче нәрсә. Медикларның үзләренә эш бик җиткән, ике кешенең берсе авыру хәзер. Минем кызым шәфкать туташы булып эшли. Смена саен сәрхүшләр белән эш итеп, авыруларга карата мәрхәмәтен югалтмасын иде, дип тә борчылам.
Гөлдания Сафиуллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев