30 декабрь 2020 яңалыклары
-
Талия Миңнуллина: Без хәләл темасын япмадык, проектларыбыз күп.
Узып баручы елда Казанда, барлык хәләл җитештерүчеләр тупланачак хәләл сәүдә үзәге проекты тәкдир ителде. Россиядә шәригать принциплары буенча эшләүче, “Ак Барс Капитал” белгечләре эшкәрткән “Лалә” беренче пай инвестиция фонды ачылды. Бу хакта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр итте.
-
Районда бәйрәм көннәре: Татар Танае мәктәбе укучылары җирле депутаттан яңа ел күчтәнәчләре алды
Ренат Гыйләҗев Мамадыш-Әкил авыл җирлеге депутаты булып тора.
-
2021 елда Татарстан Яшьләр министрлыгы яшүсмерләр белән эшләүгә басым ясаячак
Ведомствода 2020 елга эшчәнлек нәтиҗәләре ясалды һәм киләсе елга өстенлекләр билгеләнде. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында 2020 елдагы эшкә йомгак ясадылар һәм киләсе елга өстенлекләрне билгеләделәр. Киләчәктә акцентны 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр - яшьләр белән эшләүгә ясаячаклар. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә ведомство башлыгы Дамир Фәттахов белдерде.
-
Ренат Мистахов «Гнездышко» социаль приютында булды
ТР Дәүләт Советы депутаты балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
-
Ильмир, Норлат
Без флешмобта катнашабыз!