30 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Яңа ел бәйрәмнәрендә Россиядә алкоголь сатуны чикләргә телиләр
"Аек Россия" вәкилләре, исерткеч эчемлекләр сату кагыйдәләрен катгыйландырырга тәкъдим итеп, сәламәтлек саклау министрлыгына хат белән мөрәҗәгать итте.
-
30 сентябрьдән җәмәгать транспортында битлек режимын үтәү буенча рейдлар яңартыла
Мэрия матбугат хезмәте билгеләгәнчә, Роспотребнадзор таләбен үтәмәгән һәм индивидуаль яклау чараларын кулланмаган пассажирларны транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре төшереп калдырачак.
-
Татарстанда кайбер гаиләләр өч һәм өч яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга ярдәм күрсәтүче түләүләрдән баш тарткан
Бу хакта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин республика Кабминындагы брифингта сөйләде.
-
Роспотребнадзор эш бирүчеләргә корпоративларны гамәлдән чыгарырга һәм эш урыннарында төшке ашны тыярга киңәш итте
Роспотребнадзор эш бирүчеләргә таҗ эпидемиясе вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә кагылышлы тәкъдимнәр исемлеген бастырды.
-
Горький исемендәге мәдәни үзәктә "Халык юлы белән китап юлы..." дигән әдәби очрашу узды
Очрашу кысаларында «Яшел Үзән районы истәлекләр эпиграфигы» китабын тәкъдир итү булды.
-
Республикада СOVID-19дан ике яңа үлем очрагы теркәлгән
1948 елда туган хатын-кыз Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә ике яклы полисегментар пневмония белән салына.
-
Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 еллыгы уңаеннан 30 алмагач утыртты
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 еллыгы уңаеннан 8нче янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре Яшел Үзән үзәк урамнарының берсендә 30 алмагач утыртты.
-
Яшел Үзәндә сентябрьнең соңгы көне коры һәм җылы булачак
30 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава, республика территориясендә явым-төшемнәр көтелми. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с көчле җил исә.
-
Ярата белсәң, тормыш матур
Өлкәннәр көне якынлаша.
-
Васильево кадет интернат-мәктәбендә "Үсеш ноктасы" үзәге ачылды
"Мәгариф" милли проекты кысаларында мәктәптә информатика, робототехника, ОБЖ, технология, шахмат белән шөгыльләнү өчен заманча җиһазлар булган махсус кабинетлар булдырылды.
-
Михаил Афанасьев Яшел Үзән районы башлыгы статусында гражданнарны беренче тапкыр кабул итте
Аны билгеләнүе белән котларга "Рассвет" ятим балаларны тәрбиягә алган әти-әниләр клубы активистлары килде. Клуб 2014 елда төзелгән һәм йөзгә якын гаиләне берләштерә.
-
Кече һәм урта эшмәкәрлек милли проектының Икътисад министрлыгы өчен җаваплы региональ проектлары 100%ка гамәлгә ашырылган
«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Икътисад министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә торган 4 региональ проект тулы күләмдә башкарылды.