29 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Фаҗигаләр кабатланмасын дисәң, кисәт барча кешене
“Лиза Алерт” ирекле эзләү-коткару отряды волонтеры Лилия "Чыршыкай" ("Елочка") балалар бакчасында 2,3,11 нче мәктәпкә әзерләү төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар белән бик җитди темаларга сөйләште: транспортта, урманда, шәһәрдә яки сәүдә үзәгендә югалсаң, нишләргә?
-
Татар телен теләсәм - укыйм, теләмәсәм - юк...
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Дәүләт шурасы утырышында республикаларның дәүләт телләрен укыту ихтыяри булачагын белдерде. Бу мәсьәләгә кагылышлы "канунсыз гамәлләр һәм экстремистик эчтәлекле сүзләр" катгый рәвештә туктатылачак, диде ул. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карар өлгесен фикер алышмый гына кабул итәргә чакырды.
-
2 декабрь салым түләүнең соңгы көне
Милек салымын түләү вакыты чыгарга санаулы көннәр калып бара. Физик затларга 2 декабрьгә кадәр милек, җир, транспорт һәм налог тотылмаган керемнәргә салым түләргә кирәк.
-
Татарстан илкүләм проектларга тоткан акча күләме буенча лидер төбәкләр өчлегенә керде
Республика бүлеп бирелгән акчаның 72,8 процентын сарыф иткән, ләкин бу күрсәткеч буенча Чечня һәм Адыгеяны уза алмаган.
-
Ике мең күркә коткарылды
«Зур Ключи» ирекле янгын сүндерүчеләрнең вакытлы ярдәме нәтиҗәсендә, зур янгынга юл куелмады һәм ике мең күркә коткарылды.
-
Яшел Үзән күлендә «бозлы чәчәкләр» пәйда була
Ильинское күленә селфи ясарга яратучылар җыелды
-
Зөя утрау-шәһәрчегендә #ДоброВСело проекты кысаларында медицина күзәтүе узды
«Авылга игелек белән!» («Добро в село!») бөтенроссия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Яшел Үзәннең район хастаханәсе белгечләре һәм медик-волонтерлар бригадасы Зөя утравында булды.
-
Мөфти килде
Яшел Үзәнгә бу атнада Татарстанның баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде.