29 октябрь 2018 яңалыклары
-
Кабул итү көне
13 ноябрьдә Яшел Үзәндә социаль яклау бүлеге тарафыннан балигъ булмаган балаларына әти-әниләре алимент түләүдән читләшкән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны Бердәм кабул итү көне оештырыла.
-
Яшел Үзәндә яшәүче ханым кредит алу өчен мошенникларга 123 мең сум акча түләгән
Ханым алданганлыгын аңлап, полициягә гариза яза.
-
Тагын бер самолет егылып төшкән
Индонезиядә Джакарта-Пангкалпинанг рейсы буенча очучы Боинг 737 пассажир самолеты һәлакәткә очраган.
-
Татарстанлылар «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия акциясенә кушыла
Казанда Татарстан халыкларының Дуслык йортында диктант язып булачак.
-
Документсыз сыра
Сәүдә нокталарында алкогольле эчемлекләр сатылышы һәрвакыт җитди контрольдә тотыла. Законнар да катгый. Әйтик, аны сатуның вакыты билгеләнгән, тиешле документлары да булырга тиеш.
-
Яшел Үзәндә район һәм шәһәр советы сессиясе булды
Бүген Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәни үзәктә Яшел Үзән шәһәр советының – кырык беренче, Яшел Үзән муниципаль район советының кырык икенче берләштерелгән сессиясе булды.
-
Яңа җитәкче
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкарган Гүзәл Наил кызы Нуриева башка эшкә күчү сәбәпле, аның урынына Лулаков Денис Владиславович билгеләнде.
-
Уеннан уймак чыгарган
Яшел Үзәндә 10 яшьлек малайның шаяруы бәла чыгуга сәбәп булган. Ул автобус тукталышында кузгалып барган автобусның арт баскычына асылынып барган.
-
Алда дүрт көн ял
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ноябрьдәге бәйрәм көннәрен игълан итте.
-
Тикшерү комитеты яшел үзәнлеләрнең сорауларына җавап бирә
Пәнҗешәмбе, 1 ноябрьдә, РФ Тикшерү комитетының Яшел Үзән тикшерү идарәсендә гражданнарны кабул итәләр.