29 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе эшен көчәйтә
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча, юл-транспорт һәлакәтләре, аларда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны арту сәбәпле, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчә.
-
Татарстанда ОРВИ аркасында15 мәктәптә 20 сыйныф карантинга ябылды
Нигездә, бу Казан. Баулыдагы һәм Яр Чаллыда беренче сыйныфлар карантинда", - дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.
-
Кичә социаль челтәрләрдә кешенең югалуы турында хәбәр пәйда булган иде
35 яшьлек таксист Александр Кротов якшәмбе көнне "Мотор" такси хезмәтенә эшкә чыгып китә, ә 22:00 сәгатьтә аның белән элемтә өзелә. Һәм ул өенә кайтмый.
-
ТАТАРСТАН ХАЛКЫ КАРШЫ
Татарстанда Тукай районының Иске Абдул авылы халкы 5G баганысын куюга каршы халык җыены җыйды.
-
Гериатрик кабинетлар ел ахырына кадәр Татарстанның барлык муниципалитетларында да барлыкка киләчәк
Киләсе елга тугыз гериатрик кабинет ачу планлаштырыла. Гериатрик кабинетлар бу ел ахырына кадәр Татарстанның барлык муниципалитетларында ачылачак.
-
Татарстанда 22 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 1 се - читтән кергән, 21е - контактлы
2 кеше хастаханәгә озатылган, 20 кеше өйдә дәвалана.
-
Яшел үзәнлеләрне хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча консультациялиләр
1 октябрьдә, 2020 елның көзге чакырылышының беренче көнендә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшләячәк.
-
POZIS Яшел Үзәндә фирма көнкүреш техникасы өчен логистик үзәк төзи ⠀
Яшел Үзәндә көнкүреш техникасын төяп җибәрү, саклау һәм транспортлау өчен алдынгы технологияләр булган логистик үзәк төзелеше POZIS компаниясе базасында алып барыла ("Ростех Дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концертына керә).
-
Яшел Үзән районында нефть һәм нефть продуктларын түгүгә бәйле гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләләре буенча команда-штаб өйрәнүләре узды
Алар Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча идарәсе башлыгы Вячеслав Долганов һәм 8нче эзләү - коткару отряды башлыгы Зөфәр Хәлиуллин җитәкчелегендә «Связь Петролеум» ҖЧҖ территориясендә һәм Идел елгасы акваториясендә узды.
-
Яшел Үзән районында халыкка хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр
Сирена-сөйләм хәбәр итү системасы җайланмаларын һәм электросиреналарны эшләтү буенча планлы тикшерү 2 октябрьдә 9.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Яшел Үзәндә, шулай ук, Васильево бистәсендә, Карамалы Тау, Норлат, Рус Әҗәле, Новопольск, Раифа, Мулла Иле авыл җирлекләрендә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнегүләре кысаларында узачак.