28 декабрь 2020 яңалыклары
-
Кремль чыршысы беренче тапкыр телеверсия форматында узачак
Яңа ел спектаклен "Карусель" телеканалында 31 декабрьдә күрсәтәчәкләр. Быел традицион Кремль чыршысы беренче тапкыр телеверсия форматында узачак. Яңа ел "Пятое время года, или Кто придумал Новый год" спектаклен 31 декабрьдә 18:00 сәгатьтә Мәскәү вакыты буенча "Карусель" телеканалында күрсәтәчәкләр. Бу хакта каналның матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Васильевода чаңгы спорты буенча масштаблы ярышлар узды
Васильево, Норлат, Октябрьский һәм Олы Яке авылларыннан катнашучылар яңартылган чаңгы трассасында көчләрен сынау һәм җиңү яулау өчен очрашты.
-
Рөстәм Миңнеханов: Яңа ел бәйрәмнәре чорында санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк
Бүгенге көндә республикада Covid-19 авыруының 12 мең 784 очрагы теркәлгән. Декабрьдә еллык үсеш темпы тотрыклы булып кала һәм 0,8% тан артмый. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.