28 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Армиядән качырга теләп үз әбисенә өйләнгән
Украиннар сугыштан туйган, хәтта армиядә хезмәт итәргә дә теләми. Киев ир-атларга җәннәт вәгьдә итсә дә, хәрби комиссариатларга үз теләкләре белән килүчеләр юк.
-
Телефон аша шалтыраткан алдарлар саны арта....сак булыгыз!
Үзәк банк алдарлар белән проблеманы хәл итү буенча җитди рәвештә шөгыльләнергә ниятли.
-
Чәч тиз майланса, нишләргә?
Чәч һәм чәч тиресенең торышын яхшырту өчен нинди чаралар һәм процедуралар кулланырга кирәклеген белсәгез, толымнаргыз күз явын алырлык булачак.
-
Бала бакчага йөри ала
– Сигез яшькә кадәр баланы балалар бакчасында калдырып буламы? Икенче елның 1 сентябрендә аңа сигез яшь һәм өч ай булса, аны беренче сыйныфка кабул итәрләрме?
-
Шакымыйча гына керәчәкләр
Законга төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә, приставлар фатирларның ишекләрен ватарга хокуклы.
-
Яшел Үзәнлеләр эш тапканмы?
26 сентябрьдә «Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә» мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
-
Резедә Галиәкбәрова: «Милләтемнең дәрәҗәсен күтәрүдә көч куячакмын»
Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы оештырган «Татар кызы-2019» республикакүләм бәйгесенең финалы узды. Биредә Татарстанның төрле шәһәр һәм ра йоннарыннан килгән 12 кыз катнашты. Яшел Үзән данын быел талантлы якташыбыз Резедә Галиәкбәрова яклады.
-
Цифрлы эфир телевидениесенә күчәргә онытмагыз
Бакча сезоны ахырына якынлаша, аның белән бергә без аналог телевидениесе белән дә саубуллашабыз. 14 октябрьдә Татарстан Республикасында аналог телетапшырулары туктатылачак. Димәк, әгәр дә сез аналог сигналын кабул итәсез икән, киләсе җәйдә кара экран караячаксыз. Цифрлы эфир телетапшыруына күчү өчен иң кулай вакыт хәзер.