28 июль 2018 яңалыклары
-
Күңелемдәгесен әйтәм
Авылыбызга хәзер бик кайтып булмый. Авылга кергәндә кечкенә генә инешкә салынган күпер иске – такталары черегән, тоткалары да юк. Авыл башлыгының исенә тагын бер кат төшерәбез – күпер кирәк!
-
Мәктәптә йодрык эшләми
Яшүсмерләр арасында да ызгышлар чыгып тора. Әмма сүз белән аңлашасы урында, кайберләре аны йодрык белән хәл итә һәм әлбәттә инде суд каршына баса.
-
Сабан туе җитүне ат та сизә
Бизәлгән атлар – Сабантуй күрке. Шулай булса да, хәзер Сабан туйларында ат чабышлары сирәк уздырыла. Милли бәйрәмебезгә ямь өстәргә әле дә ярый Күгештән Гумәр абый Хәсәнов бар. Бизәлгән аты белән ул Норлатка да, Яшел Үзәнгә дә килә. Быел исә Миңгәр һәм Казан Сабан туена ямь өстәгән.
-
Алименты булганнарга чикләүләр кертелә
Суд приставларының федераль хезмәте алиментлар буенча бурычлары булганнарга автомобильдә йөрү өчен имтихан тапшыру һәм башка дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген чикләүне тәкъдим иткән.
-
БЕЗНЕҢ ИКМӘК КАБАТ БЕРЕНЧЕ!
Кибет киштәләрендәге азык-төлекнең муллыгыннан һәм күптөрлелегеннән күзләр камашырлык заманда яшибез, шөкер.
-
Җир йөзендә 325 миллион кеше гепатиттан интегә
28 июль Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне буларак билгеләнә.
-
Нишләргә? Банан, кәбестә һәм брокколи ашарга
Безнең организмга нинди дә булса витамин җитмәсә, ул үзен һичшиксез сиздерәчәк. Шуларга карап кешегә кирәкле нинди минераллар һәм витаминнар җитешмәүне белергә, балансланган ашамлыклар ярдәмендә кимчелекләрдән котылырга һәм кайбер авыруларны кисәтергә була. Азык рационын баету ярдәм итмәсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
«Бомбиллар»га кислородны ябачаклар
Машинаңа пассажир утырттыңмы? Күршеңме ул, йә булмаса очраклы кешеме – штраф түләргә әзерлән. Һәм берне генә дә түгел. Илебез буйлап махсус рейдлар бара.
-
«Алтын каләм» – яшь журналистлар чарлый
«Алтын каләм – Золотое перо» республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале быел 23 нче тапкыр үткәрелде һәм анда Яшел Үзәннән дә алга таба үзен журналист итеп күрергә теләүчеләр катнашты. Аларның берсе – Эвелина Киселева I урынга лаек булды.