25 октябрь 2020 яңалыклары
-
Исерек автомобильчеләрне бергәләп аулыйк
Руль артына эчкән баштан утырып юлга чыгучыларның күбәюе билгеле чынбарлык. Кызганычка, аларны катгый законнар да куркытмый.
-
252 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 34 очракта матди зыян китерелгән
Кеше имгәнгән - 1, үлүчеләр булган 2 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 5 автомобильче исерек килеш тотылган. 2 машина йөртүче штрафын түләмәгән.
-
Айваз Садыйров мәрхүм Айнур Фатыйхов турында: «Үлмәсә, бөеклеген каян белер иде»
Айваз Садыйров чын талант ияләренә тиешле игътибар алар арабыздан киткәч кенә бирелүе турында язган. Фәлсәфи фикерләр Айвазда музыкант Айнур Фатыйховның үлеме белән бәйле рәвештә туган.
-
Бер авылдан ике шатлыклы хәбәр
Күгештә депутаттан уңганнар.
-
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1350 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 926сы – шәһәрдән, 424е – районнан. 405 кешене госпитализацияләгәннәр: 323е – шәһәрдән, 82се – районнан.
-
Коточкыч чир артистны эзәрлекли
Хәзерге вакытта "Гардемарин-4" кинокартинасын төшерү бара, анда Дмитрий Харатьян, Михаил Боярский, Александр Домогаров, Кристина Орбакайте һәм башка йолдызлар катнаша.
-
Татарстанда «Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит!» Бөтенроссия акциясенең 2нче этабы башланды
19-30 октябрьдә наркоконтрольнең барлык бүлекчәләрендә яңадан «Кайнар линия» телефоннары эшли, алар буенча Яшел Үзән халкыннан наркополицейскийлар адресына шалтыратулар кабул ителә. «Кайнар линия» телефоны буенча «Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!» акциясе барганда наркотик чараларның законсыз әйләнеше, аны куллану һәм притон тоту фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин.
-
Башкаларны сөендерә алу үзе бәхет
«Дусларыңа, якыннарыңа подписка бүләк ит!» акциясе дәвам итә. һәм, шөкер, аңа кушылучыларыбыз да бар.