25 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Яшел Үзән районында ике егет 46 яшьлек хатын-кызны көчләгән
24 гыйнварда, Норлат авылында 24 һәм 28 яшьлек егет 46 яшьлек хатын-кызны көчләгән.
-
Депутат кабул итә
2017 елның 31 гыйнварында 13 сәгатьтә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Яшел Үзән районындагы җирле бүлегендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров халыкны кабул итә.
-
Россиядә дару бәяләре 7 процентка артачак
Җитештерүчеләр кыйммәтле һәм сыйфатлы препаратлар файдасына арзанлы дарулардан баш тарта.
-
Акчасы да юк, дипломы да
Осиновода яшәүче 24 яшьлек студент кыз кыска вакыт эчендә диплом эше яздырам дип, 9 мең сум акчасын югалта.
-
Фото: Татарстанда йөк машинасы катнашындагы авариядә бер кеше һәлак булган
Мәскәү – Уфа трассасында «Лада» һәм «Скания» автомобильләре бәрелешә.
-
Илшат Яруллин: ”Мондый табаны рекламалардан гына күреп белә идек әле!"
Газетага язылучылар арасында приз уйнату уенында коймак пешерү табасы откан Тәнзилә Яруллина (Айдар авылы) призын редакциядән улы Илшат кереп алды.
-
Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә сайлау участоклары оешты
2002 елның 12 июнендә чыккан «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумнарда катнашу хокукы төп гарантияләре турында» 67нче ФЗ федераль законының 19нчы маддәсенең 7нче пунктына, 2003 елның 10нчы гыйнварында чыккан «Россия Федерациясе Президентын сайлау турында» 19нчы ФЗ федераль законының 25нче маддәсенең 5нче пунктына ярашлы рәвештә, Яшел Үзән муниципаль районның башкарма комитеты Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре территориясендә урнашкан сайлау участоклары оешу турында белдерә.
-
Иң көчлеләр көрәшендә Фирдүс – икенче
Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә татарча көрәш буенча узган елның иң көчле көрәшчесен ачыклау буенча “Манзара” премиясенә хәлиткеч очрашулар булып узды.