23 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Яшел Үзәндә Ирек Гыйльметдинов кабул итә
Яшел үзәнлеләр халык депутаты приемына алдан ук язылып куярга күнеккән. Билгеләнгән вакытка киләсең дә ачыкларга теләгән соравыңны халык ялчысына бирәсең Бик уңайлы. Шуңа күрә депутатларның халыкны кабул итү вакытын алдан биреп барыга тырышабыз.
-
Волонтерларны сайлап алу 2019 елның мартына кадәр дәвам итә
Бүген Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын рекрутинглау үзәге эшли башлады. Ул “Маяковский” иҗади мөһит бинасында урнашкан.
-
Йорт салганда рөхсәт алу кагыйдәләре үзгәрә – инфографика
Быел Россиянең Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелде. 2018 елның 3 августында кабул ителгән (4 августта үз көченә кергән) 340нчы федераль закон торак төзелеше өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген камилләштерү максатында чыгарылган. Бу турыда “Татар-информ”га Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина әйтте.
-
Алексей Песошинга Казан вертолет заводында Ми-38Т вертолетының тәүге очышын күрсәттеләр
Казан вертолет заводында РФ Оборона министрлыгы тарафыннан эшләнгән Ми-38Т вертолетының тәүге үрнәген сынап карадылар.
-
Лицензиясез аракыны тиз күрәләр
Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына агымдагы елның ноябрендә Яшел Үзәннән килгән хәбәр нигезендә алкоголь инспекциясе һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре берләшеп әйтелгән урынга тикшерү белән чыга. Чынлап та хәбәр дөреслеккә туры килә.
-
Балалар уткайтаргычлар яклы
Яшел Үзәннең 34нче “Гөлчәчәк” балалар бакчасы мәйданчыгында бию флэшмобы булып, анда 60тан артык бала катнашты. Катнашучыларның төп атрибуты уткайтаргычлы аксессуарлар иде.
-
Эшләмәүчеләрне кысарга җыеналар
Дәүләт Думасында социаль фондка үзе өчен страховой взнос түләүдән баш тарткан эшләмәүче россиялеләргә штраф салырга тәкъдим итәләр.
-
Китсәң иде армиягә сөйгән ярларың белән…
Язгы-көзге чакырылыш җитү белән, авылларда яшь егетләрне армия сафларына озату мәшәкатьләре башлана. Егет яшәгән йортка авыл яшьләре, туганнар җыела. Туганнар, алъяпкыч итәгенә күз яшьләрен сөртә-сөртә, энекәшләренә матур теләкләрен җиткерәләр. Авыл егетләре дә калышмый. Рюмкадагы аракыларын түгә-түгә: “Брат, исән-сау әйләнеп кайт инде…” – дип, “озын”, “эчтәлекле” тостлар әйтәләр алар. Бераз кыза төшкәч, җырларга да исәп итәләр әле.
-
Габдулла Тукай исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе белдерүе
30 ноябрь 2018 елда, иртәнге сәгать 10 да, Родина Мәдәният сараеның китапханәсе уку залында, Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни советының киңәйтелгән утырышына чакырабыз.
-
Яшел Үзәндә Интернет аша табибка язылырга авыр, кайвакытта мөмкин дә түгел
Газета укучыларыбыз табибка интернет аша электрон язылу системасы эшләми дип зарлана. Поликлиника табибларына күренү өчен онлайн рәвештә дә, терминал ярдәмендә дә эләгеп булмый, дип сөйли алар.
-
Яшел Үзәндә Юрий Камалтынов кабул итә
Яшел үзәнлеләр халык депутаты приемына алдан ук язылып куярга күнеккән. Билгеләнгән вакытка киләсең дә ачыкларга теләгән соравыңны халык ялчысына бирәсең Бик уңайлы. Шуңа күрә депутатларның халыкны кабул итү вакытын алдан биреп барыга тырышабыз.