23 август 2019 яңалыклары
-
24 августка һава торышы
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 24 августта төнлә һәм иртән урыны белән томан булачак.
-
Татарстан мөфтияте сезонны яшьләр өчен яңа проектлар белән ачып җибәрә
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте сентябрь аеннан башлап мөселман егет һәм кызларны төрле дини программаларда катнашырга чакыра. Бу хакта ул үзенең рәсми сайтында хәбәр итә.
-
Яшел Үзәндә яшәүче яшь фотограф Русия күләмендә танылды
Яшел Үзән районының Бело-Безводный авылында яшәп иҗат итүче 15 яшьлек Рената Хәкетдинова «Поколение М» яшьләр иҗади проектының LIFE - ФОТО бәйгесендә җиңүче булды. Бу хакта, Яшел Үзән муниципаль берәмлегенең пресс хезмәте хәбәр итә.
-
Август азагында кайда ут булмаячак?
Кайбер авылларда ай ахырында ут бетәчәк. Бу хакта “Челтәр компаниясе” җәмгыяте филиалының Яшел Үзән электр челтәрләре белгечләре хәбәр итә.
-
Татарстан игенчеләре ике миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды
Август ахырында һава шартларының яхшыруы игенчеләргә урып-җыю темпларын арттырырга мөмкинлек бирде.
-
ИГЬТИБАР!!!
Театр сөючеләрне бүген, ягьни, 23 август көнне 19.00 сәгатьтә Яшел Үзән районы Васильево поселогында "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле" куячак чыгышны карарга чакырабыз.
-
Акъегеттә бәйрәм үткәрелми имеш
«Күңелемдәгесен әйтәм»дә Акъегеттә чара узмый дип зарланучыларны күреп аптырашта калдым.
-
Август аенда нишлибез?
Әлбәттә инде эшлибез. Әле бакча хезмәтенең иге-чиге юк, матур җәйнең кадерен белеп, эшләп калыйк.
-
Кесә телефоннарын тикшерәләр
Яшел Үзәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре «Кесә телефоны» оператив-профилактик операция сен башлап җибәрде. Бу чара 31 августка кадәр дәвам итә.
-
Беренче бала гаиләгә генә түгел дәүләткә дә кадерле
2017 елның 28 декабрендәге федераль законга ярашлы рәвештә, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан хатын-кызлар беренче бала өчен ай саен түләүгә исәп тота ала. Моның өчен аның РФ гражданины булуы, анда даими яшәве һәм гаиләдә җан башына уртача табышының эшкә сәләтле кешенең яшәү минимумыннан (2019 елда – 14034 сум) 1,5 тапкыр артмавы шарт.
-
Ялгызларга ярдәм
Санлы эфирга күчкәндә гражданнарның социаль якланмаган категориясен адреслы яклау максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 13 июлендә “Санлы телевизион тапшырулар сигналларын кабул итү өчен телевизион приставка яисә телевизион антенна сатып алу чыгымнарын каплау турында” 574нче карары чыкты.