22 декабрь 2020 яңалыклары
-
Тавыктан пикантлы койка
Мондыйны көн саен әзерләп ашамыйбыз, әлбәттә, ә менә яңа елны каршылаганда табынга шундый гадәти булмаган ризык куйсак бик тә урынлы да, вакытлы да. Тагын кайчан авыз итәсең әле андыйны!
-
Яңа елны көткәндә
Яңа ел җитәсен белгертеп, кичләрен авылдашларыбызның тәрәзәләрендә төрле төсләргә кереп утлар җемелдәшә, димәк, Яңа ел киләсен барыбыз да көтәбез.
-
Лия Дәүләтьярова бишек җырын башкара
YouTube’тагы «Яңа дулкын» каналында - яңа видео.
-
Яшел Үзән "Порт" яшьләр үзәгендә иреклеләр көне узды
Анда Яшел Үзән уку йортларының студентлар командалары катнашты: "Пульс жизни ЗМК", "Фактор риска" (ЗМУ), "От винта" (КНИТУ - КАИ).
-
ТР Роспотребнадзоры яңа ел корпоративларын эш урыннарында үткәрүне тыйды
Идарә башлыгы сүзләренчә, чара кафе яки ресторанда гына узарга мөмкин. Татарстанда яңа ел корпоративларын эш урыннарында үткәрүне тыйдылар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
-
Роспотребнадзорда балаларга татлы бүләкне ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләделәр
Бакчаларда һәм мәктәпләрдә балаларга бирелә торган бүләкләр ТР Роспотребнадзоры белән килештерелгән, ата-аналарда тынычсызлану өчен сәбәп юк. Роспотребнадзорда балаларга баллы бүләкләрне ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләделәр. Ата-аналар өчен тәкъдимнәр белән ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта идарә җитәкчесе Марина Патяшина чыгыш ясады.
-
Журналистларга коронавирустан вакцинация уздыру тәкъдиме хупланды
Марат Әхмәтов «Журналистлар вакцинация буенча беренче чираттагы исемлектә булырга тиеш», — диде.
-
Татарстанда коронавирусның 104 яңа очрагын ачыклаганнар
Узган тәүлектә Татарстанда 104 яңа СОVID-19 йоктыру очрагы ачыкланган.
-
Яшел Үзәндә культурологик диктант узды
Аны Яшел Үзән районы мәктәп укучылары һәм студентлар өчен үзәк китапханә базасында уздырдылар.
-
Миңнеханов ике укучының аквапарк һәм узыш трассасы турындагы теләген үтәячәк
ТР Президенты бөтенроссия «Теләкләр чыршысы» проектын хуплады.
-
Татарстан ландшафт архитектурасы буенча XI Россия милли премиясендә җиңү яулады
Гран-прины 5 гектардан артык мәйданда иң яхшы гамәлгә ашырылган иҗтимагый киңлек объекты буларак Кабан күле яр буе алды.
-
Татарстанлылар җир эшләренә ордер һәм файдалануга рөхсәтне онлайн ала алачак
Хәзерге вакытта «Мин төзим» платформасы республиканың Саба һәм Әлмәт районнарында сынау уза. Татарстанда ноябрь башында тест режимында эшли башлаган "Мин төзим" платформасын яңарттылар. Инде гамәлдә булган дүрт онлайн-хезмәткә тагын дүртесе өстәлде, дип хәбәр иттеләр ТР Министрлар Кабинетында.
-
Раифа монастыренда боз шәһәрчеге төзелеше бара
Традиция буенча, Яңа ел һәм православие бәйрәмнәре алдыннан, Раифа күлендә боз шәһәрчеге төзелә.
-
Татарстанлылар яңа ел бәйрәмнәрендә Covid-кагыйдәләрне үтәмәү турында хәбәр итә алачак
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең кайнар линиясе 21 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр эшләячәк. Яңа ел бәйрәмнәрендә татарстанлылар яңа коронавируслы инфекция аркасында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең махсус телефон линиясенә кертелгән чараларны үтәмәү турында хәбәр итә алачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
-
Беренче Яшел Үзән гаиләсе «Яшь гаилә» социаль ипотека программасы буенча фатир алды
Регина һәм Константин Романенко узган елның җәендә өйләнешәләр һәм шунда ук үз тораклары турында уйланалар.