21 август 2019 яңалыклары
-
Күпләр күз яшьләрен тыя алмый
Новосибирскида яшәүче Ирина Верхградская үз куллары белән "Минем кадерле картларым” дип атаган курчак коллекциясен булдырган.
-
Су бетә, җыярга онытмагыз
“Водоконал” предприятиясе хәбәр итүенчә, җомга, 23 августта 22.00дән 24 августның 18.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең көнбатыш өлешендә һәм Зеленый Дол микрорайонында салкын су бетә.
-
Йод һәм зеленкадан баш тартыйк, диләр табиблар
Россия табиблары тәндәге яраларны эшкәртү өчен гадәти спирт йодын кулланудан баш тартырга киңәш итә.
-
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин турында: Ул югары дәрәҗәдәге профессионал
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән беренче очрашуы турында сөйләде.
-
Гоголь урамының яңартылган йөзе нинди булачак?
Яшел Үзәндә авария хәлендәге торак йортларны сүтү буенча эшләр тулы куәтенә бара. Аларның күбесе Гоголь урамында һәм якын-тирә кварталларда урнашкан. Күп кенә шәһәрлеләр ташландык йортлар урынында нәрсә барлыкка киләчәк, дип күптәннән сорый инде. Урам нинди булачак: тынычланып ял итү өчен, әллә, киресенчә, җәмәгать тормышы һәм спорт яратучылар белән кайнап торган урынмы? Бу сорауга Яшел Үзәнлеләрнең үзләрен тыңлап кына җавап бирергә була.
-
Салават Фәтхетдинов улы автомобиль спорты буенча Россия күләмендә ярышта җиңде
18 яшькә кадәрге спортчылар — юниорлар арасында Россия кубогына автомобиль спорты буенча ярышның 6 нчы этабында Казан егете Рөстәм Фәтхетдинов җиңде.
-
Татарстанда мәгариф өлкәсендә 15 яңа грант гамәлгә куела
Акча республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Татарстанда мәгариф өлкәсендә яңа грантлар гамәлгә куелды. Ел саен 15 номинация буенча 200 гә грант бүленә. Аларны белем бирү сыйфатын һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрү, мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә һәм яшь белгечләргә ярдәм итү өчен бирәчәкләр.
-
Яңа акча белән танышыгыз
Русия Үзәк Банкы «Бременские музыканты» мультфильмы геройлары төшерелгән истәлекле тәңкәләр чыгарды. Персонажлар сурәтләү хокукына ия булган "Союзмультфильм" бу хакта белмәгән.
-
Тавыш бирү башланды!
21 августта сайтыбызда 10.00 сәгатьтә тавыш бирү башлана һәм ул 30 августка кадәр дәвам итәчәк.
-
WorldSkills авылында чемпионат вәкилләре татарча җырлар ишетә алачак
"Sornay” фольклор ансамбле барлык делегацияләрне каршы ала.
-
Экологлар: Казан һавасында зарарлы матдәләр күләме нормадан артык түгел
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре Казанның биш ноктасында, шулай ук Биектау районының Күлле бистәсендә һава үрнәген тикшергән.
-
Татарстан синоптиклары яңгыр һәм томан хакында кисәтә
Республика территориясендә эссе һава торышы сакланачак.