«Ирем кая – мин шунда!»
Ничә тапкыр «каенана-каената» сүзен кулланып, әңгәмәдәшемне шулай әйтергә этәрсәм дә, аралашуыбызның ахырына кадәр «әни-әти»дән башканы ишетә алмадым. Бераз шаккатсам да, бу яшь киленгә соклану һәм хөрмәт хисем бик күпкә артык иде. Үзен тудырган һәм тәрбияләп үстергән анасына да исеме белән генә эндәшүчеләр бик күп хәзер. Ә Гөлнараның иренең әти-әнисен ихтирам итүе генә түгел, хәтта яратуы сөйләвеннән сизелеп тора.