20 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Бирәнлек остасы
Британияле Кайл исемле ир-ат 76 килограмм авырлыкта гына булса да, тизлеккә азык ашау буенча ярышларда катнаша. Ә нәтиҗәләре искитмәле аның.
-
Ачыктан-ачык эшлим. Мин – үзмәшгуль
Хезмәтчеләр ялламый гына эшчәнлекләрен алып баручы затлар (аларның күбесе өйләрендә генә чәч кисә, тырнак ясый, ризыклар, ярымфабрикатлар әзерли һ.б.), гадәттә, шәхси эшмәкәр буларак теркәлми. Моның сәбәпләре дә бар: кәгазь эше мәшәкатьләреннән башлап, салым түләүдән экономияләүгә кадәр. Андыйлар өчен берничә төбәктә генә үзмәшгульлеккә салым тәҗрибәсе башланган иде.
-
“Театраль Идел буе" фестивале финалындагы спектакльләр өчен тавыш бирү мөмкин
Иң яхшы спектакль өчен бер тәүлек эчендә 8(800)350-35-43 түләүсез номер буенча тавыш бирергә мөмкин.
-
Европа сыйфат атнасы бара
2019 елның 11-15 ноябрендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Европа сыйфат атнасы һәм Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан гражданнарга консультацияләр бирүне оештыра.
-
Бельгиядә 9 яшьлек вундеркинд яши
Бельгиядә 8 яшьлек Лоран Симонс планетаның иң яхшы университетлары исемлеген, шул исәптән Россия югары уку йортларын да карый. Малайның барлык яшьтәшләре мәктәпкә әле яңа гына тәүге тапкыр атлап кергән, ә Лоран инде аны тәмамлаган да. Өстәвенә, ел ярым эчендә.
-
20 ноябрьгә йолдызнамә: сезнең көчегез-ул мәхәббәтегездә!
Бүген йолдызнамәнең күп кенә билгеләренә үз-үзләренә һәм уңышларына игътибар итәргә кирәк. Үзгәрешләрдән курыкмагыз — алар сезнең өчен яңа мөмкинлекләр ачачак.