20 февраль 2021 яңалыклары
-
Яшел Үзән полицейскийлары талаучының шәхесен ачыклаган
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Яшел Үзән полицейскийлары исерек иргә һөҗүм итеп, аның мең сумга якын акчасын һәм телефонын талап алган җинаятьченең шәхесен ачыклаган.
-
Яшел Үзән укучылары туган телне ярата!
2021 – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Яшел Үзән районында бихисап чаралар уза.
-
Яшел үзәнлеләр ГТО кышкы фестиваленең зона этабында лидер булды
Исегезгә төшерәбез, ярышлар кичә "Маяк" спорт комплексында узды. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, безнең район халкы республиканың иң көчле дүрт командасы арасында гомумкоманда зачетында беренче урынны яулады.
-
Кичә хисап сессиясе Новопольск авыл җирлегендә узды
Утырышта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.
-
Дамир Фәттахов Татарстанда #нашизащитники акциясенә старт бирде
Instagram социаль челтәрендәге битендә министр әтисе белән хәрби формадагы фотосурәтен урнаштырып, аның үз тормышында роле турында сөйләгән.
-
Кырда депутатлар, чирлидерлар командасында - җирлек башлыклары. Яшел Үзәндә гадәти булмаган футбол турниры узды
"Спорт ул тормыш" - "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге проекты. Турнирда район депутатлары, Яшьләр парламенты һәм "Яшь гвардия" командалары катнашты.
-
Яшел Үзәндә Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре өч яшьлек баланы таба
18 февральдә, кичке 17 сәгатьтә, РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең кизү частенә шәһәрдә яшәүче 3 яшьлек малайның югалуы турында хәбәр килеп ирешә.
-
Яшел Үзәндә янгын сүндерүчеләр биш кешене коткарган
03:00 сәгатьтә 101 янгын сүндерү номерына Яшел Үзән шәһәренең Карл Маркс урамындагы торак йортта янгын турында хәбәр килә.
-
2021 елның 1 мартыннан автобуста йөрү бәясе арта
552нче «Яшел Үзән- Күлбаш-Казан», 554нче «Яшел Үзән-Бишнә- Казан» маршрутларында бәяләр артты. Күрсәтелгән маршрутларда тариф 100 сум тәшкил итәчәк.
-
Татарстанда СОVID-19дан вакцинация дәвам итә
Хәзерге вакытта "Спутник V" препаратының 2 дозасын инде 13 мең 459 кеше ясаткан. Барысы 65 меңнән артык татарстанлы прививкаланган.
-
Татарстанда элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча конкурс башланды
Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен "ТР Дәүләт хезмәтләре" порталында "Халык контроле" бүлегендә фотоны беркетеп һәм "Исемнәрендә һәм язмаларда хаталар" категориясен сайлап, хата турындагы гаризаны урнаштырырга кирәк.