19 август 2021 яңалыклары
-
Файдалы бергәлек
Кайсыбер продуктлар бер-берсенең файдалы сыйфатларын көчәйтергә сәләтле.
-
Сәяхәткә субсидия
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балалары булган гаиләләргә ерак араларга йөри торган поездлар купеларына билет сатып алу өчен ташламалы тарифлардан ничек файдаланырга кирәклеген аңлата.
-
Михаил Афанасьев Яшел Үзәндә күп фатирлы йортлардагы капиталь ремонт барышын тикшерде
Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев Тургенев, Паратская, Фрунзе урамнарындагы йортларда булды.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #36/ "Э" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Татарстанда вакциналаштыру буенча Телеграм-бот эшли башлады
Татарстанда Covid-19дан вакцинацияләү буенча телеграм-бот эшли башлады. Аның ярдәме белән республика халкы үз шәһәрләрендә һәм районында вакцинацияләүнең якындагы пунктын таба, вакцинациягә языла, вакциналар турында иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар өйрәнә, шулай ук якыннары һәм дуслары белән мөһим мәгълүмат белән уртаклаша ала.
-
Ишегалды бәйрәмнәре – күңел бәйрәмнәре!
Яшел Үзәндә ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы @gossovettatarstan рәисе урынбасары Юрий Камалтынов эш сәфәрендә булды. Шәһәр мэры Михаил Афанасьев @mikhail.afanasyev118 белән берлектә "Каен урманы" паркында булды, шулай ук Комаров урамындагы 24 нче йорт ишегалды бәйрәмендә катнашты.
-
Яшел Үзән шәһәре янындагы бистәдә янгын сүндерүчеләр шәхси йортны сүндерә
Республиканың Яшел Үзән районы Новопольский бистәсендә Ирек урамындагы шәхси йортта ут чыгу турындагы хәбәр бүген 9:43 сәгатьтә янгын сүндерүчеләргә килеп ирешә.
-
Варисларга пенсия тупланмасы ничек бирелә
Агымдагы елның 6 аенда Татарстан Республикасы буенча РПФ (Россия Пенсия Фонды) бүлеге хокукка ия булучыларга 58 миллион сум акча түләгән.
-
«Кайтам»: Татарстан бөтен Россиядән булачак аграрийларны җыячак
Бөтен Россиядән аграр югары һәм урта махсус уку йортларының 200дән артык студенты «Кайтам» мәгариф программасында катнашачак. Чара 12-16 сентябрь көннәрендә Лаеш районында «Звездный» укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә узачак. Гаризаны 2021 елның 5 сентябренә кадәр тапшырырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
-
Яшел Үзән районында Каюм Насыйрины искә алу көне узачак
20 августта Зөя утравында якташыбыз, мәгърифәтче, галим, тарихчы-этнограф, тел белгече, язучы, Зөя өязендә туып-үскән күренекле шәхес Каюм Насыйри (1902 елның 14 феврале- 1825 елның 20 августы) истәлегенә багышланган мәдәни-белем бирү программасы узачак.