18 май 2019 яңалыклары
-
Күңелемдәгесен әйтәм
Быел базарга чыккан саен гаҗәпләнәм инде.
-
Бу елларны онытырлык түгел
Районыбыз башлыгы Александр Тыгин Җиңү көне алдыннан, хәзерге вакытта ветераннар дәвалану узган Яшел Үзән үзәк хастаханәсе бүлегендә булды. Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренә, Яшел Үзән икмәк, Яшел Үзән сөт эшкәртү һәм «Майский» теплицалар комбинатлары әзерләгән азык-төлек тутырылган күчтәнәч тапшырылды.
-
Танышым бурычка акча сорый. Расписка-документны ничек дөрес итеп язарга?
– Әлбәттә расписка языгыз, чөнки аңардан башка акча бирү фактын исбат итеп булмаячак. Аны бурычка алучы үз кулы белән язарга тиеш. Анда түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк:
-
Яшел Үзәндә янә фаҗига
***
-
Карлыганнар
Кара карлыган куакларына күз салыгыз әле: аларда таҗлары әшәке-кызыл төстәге нәзек һәм укмашкан чәчәкләр күренмиме икән? Бу калган куаклар өчен бик куркыныч һәм йогышлы авыру (русчасы – махровость). Мондый куакны, әлеге чәчәкләр бер генә ботагында булса да, төпләп алып яндырырга кирәк.
-
Пенсияләр яңача индексацияләнә башлый
2019 елның 1 апреленнән гамәлгә кергән 49-ФЗ федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә түләү күләмен исәпләү механизмы үзгәрә.
-
Гаеп – атта да, тәртәдә дә
«Үзебезне чүплектә яшәгәндәй хис итәбез – ул бөтен җирдә!» Соңгы өч атнада редакциябезгә иң еш зарланып мөрәҗәгать иткән тема шул. Безгә килгән фотографияләргә һәм шулай ук, махсус корреспондентларыбыз мәгълүматларына караганда, бәйрәм көннәрендә чүпләрне бөтенләй алып китмәгәннәр.
-
Борыч уңсын өчен
Борычның тамырлары туры кояш нурларын яратмый, шуңа күрә аларны тыгызрак утыртырга кирәк.
-
Кеше гомере мәктәп юлы аша – моңлы бер җыр булып сузыла
Юбилейларга бай булды әле бу 2019 ел. Районыбызның данлыклы Олы Ачасыр мәктәбенә дә 100 ел тулган икән бит! Нәкъ менә шушы дата әлеге уку йорты белән бәйле һәркемне күңелле балачагына, гүзәл яшьлегенә алып кайтты, әти-әнидәй якын булган укытучылар, кадерле сабакташлар белән очрашу өчен җитди бер сәбәп тә булды.
-
Электрон белешмә законлы көчкә ия
Хәзер кая эшкә урнашырга теләсәң дә, синнән суд хөкеменә тартылган булу-булмавың турында белешмә таләп итәчәкләр.