18 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре Дагыстандагы коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша
21еннән 23 гыйнварга кадәр Татарстанда Дагыстан делегациясе булачак. Кунаклар “112” ашыгыч хезмәтне чакыру белән бәйле, “Имин шәһәр” АПК үсеш системасын төзү һәм үстерү мәсьәләләрен өйрәнүдә тәҗрибә уртаклашырга планлаштыралар.
-
Бүген Васильевода ике янгын чыккан
Бүген Васильево бистәсендә ике урында янгын чыккан. Беренче янгын төнге 12 тулып өч минутта килеп ирешкән. “Волжанка” бакчачылык ширкәтендә өй янган. Янгын сүндерүчеләр утны 6 тулып 49 минутта туктатканнар. Янгын камап алган мәйдан - 149 квадрат метр.
-
Белдерү
26 гыйнварда 10 сәгатьтә "Родина" мәдәният сарае китапханәсе уку залында Яшел Үзән муниципаль районы авылларында һәм шәһәре мәктәләрендә "Илһам чишмәсе" иҗат берләшмәсендәге шигырьгә гашыйк укытучыларның - барысын да милли-мәдәни үзәкнең киңәйтелгән утырышына чакырабыз.
-
Урыссуда февраль аенда яңа гимназия ачыла
Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек – 2001 елда Кече Урыссуда ачылган.
-
Миңнеханов: Татар зиратында кабер ташларын җимергән вәхшиләр әле дә суд каршына басмаган
Шул ук вакытта Татарстан Президенты экстремизм һәм террорчылыкка каршы торуда уңай динамиканы билгеләп үтте.
-
Дөрләп янган автобус эчендә 52 кеше һәлак булган (ВИДЕО)
Фаҗига Казахстанда булган. 52 кеше тереләй янып үлгән, нибары 5 кеше генә чыгып котыла алган.
-
Проблемаларны күрсәтергә мөмкин
Февральдән район территориясендә халык җыеннары башлана.
-
2013 елдан Татарстанда 126 ветеринария клиникасы төзелгән
2018 елда республикада Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 27 бинасы һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасы ремонтланачак.
-
Чүп яндыру заводы төзелә. Кайда икән?
Татарстан Экология министрлыгы сайтында «АГК-2» компаниясе көнкүреш калдыкларын яндыручы заводның Яшел Үзән районында төзелергә мөмкин дип хәбәр ителә.
-
Беренчесен табучы аналарга да акча
Яңа елга аяк бастык. 2018 елда федераль законнарда шактый гына үзгәрешләр һәм өстәмәләр дә бар. Шуларның берсе – гаиләдә беренче бала тууга бәйле түләүләр. Аңа аңлатманы безгә Яшел Үзән муниципаль районының матди ярдәм күрсәтү үзәге директоры Анжелика Корнишина бирә.
-
Без – алтын урталыкта
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, 2017 елда республиканың агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнарның үзенчәлекле рейтингын тәкъдим итте.