17 декабрь 2017 яңалыклары
-
Фазлыевлар гаиләсендә гауга чыккан
Зур булмаса да, ләкин Алсу белән Азат Фазлыевлар арасында тавыш чыккан. Моның барысы да Алсуга килеп төшкән бәхет аркасында. Алсу белдерүенчә, ул әле бүген дә шок хәлендә.
-
Күңелемдәгесен әйтәм
Менә комган турында уйланып утырам әле. Һәр татар гаиләсендә булырга тиеш бит инде ул. Артык зур булмаган җыйнак кына берсен сатып алдым да тиешле урынга куйдым. Ә аны ничек юарга соң? Кул керми бит. Ә ул йортта иң чиста сыешлыкның берсе булырга тиеш. Комган ясаучылар бу турыда уйлансыннар иде.
-
Яшелчәләр турында
БАКЛАЖАН +Кабыгы белән ашасаң файдалырак. Аңарда ракка каршы көрәшүче биофлавоноидлар күп. Баклажанның тышчасы, шулай ук, күз күремен яхшырта. Гомумән, барлык шәмәхә продуктларны (баклажан, слива, черника) «киемендә» килеш ашарга кирәк, чөнки аларда А витамины күп, ә ул күзгә бик кирәк. Тик әзерләр алдыннан кисәкләргә турап тоз сибәргә кирәк, берәр сәгатьтән ул сок чыгарып, әчесе бетә.
-
Батырлык онытылмый
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде җиде дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бүгенге тыныч тормышыбыз өчен башын салучылар, яу кырында дошманга каршы батырларча сугышучылар турында мәгълүмат бүгенгәчә тулысынча ачылып бетмәгән әле. Сугыш елларында документлар да тиешле тәртиптә алып барылмаган, тутырылганнары да ут эчендә калган вакытлары булгандыр. Булган мәгълүматлар да 2006 елда гына сер булудан туктады.
-
Сорауларга район башлыгы Александр Тыгин җавап бирә
– Тиздән Яңа ел бәйрәме. Безне шундый сорау борчый: быел хакимияттән балаларга яңа ел бүләкләре бирелерме икән? Бишнәдән газета укучыгыз.
-
Балаларга рухи тәрбия бирү буенча киңәшләр
Бервакыт бер әти кеше үзенең баласына әйтте: «Мин сиңа берничә киңәш бирергә телим, тыңла әле мине, балам. Алар буенча яшәсәң, син бу дөньяда да һәм мәңгелектә дә уңышка ирешерсең».
-
Кулланучылар иткә караганда казылыкны күбрәк ярата
Хәзер кибет киштәләре казылык белән тулган. Сайлап алуы бик кыен. Кулланучыларга эксперт булырга кирәк.