17 июль 2021 яңалыклары
-
Эчке эшләр бүлегендә 44 җинаять теркәлгән. Шуларның 18е – шәһәрдә, 26сы – районда булган
28 җинаять ачылган, 19ы – кайнар эздән. 21 урлау, 3 талау, 1 талау нияте белән һөҗүм итү, 3 сәламәтлеккә авыр зыян китерү, 8 мошенник лык, наркотикларның законсыз әйләнешенең 2 очрагы теркәлгән.
-
Татарстанда тагын 3 кеше коронавирустан үлде
Татарстанда тагын өч кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән: 1945 һәм 1953 елда туган ике ир-ат, 1988 елда туган хатын-кыз.
-
Куркыныч диагноз 646 кешегә куелган
Яшел Үзәндә наркомания буенча вәзгыять катлау лы булып калуын дәвам итә. Соңгы 3 елда 100 мең кешегә исәпләгәндә наркотикларның законсыз рәвештә таралу күрсәткече уртача республиканыкыннан югарырак.
-
Белгеч киңәш итә. Бакчачыга ярдәмгә: июль аенда төп эшләр
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларыннан югары уңыш алу өчен җәй урталарында бакча һәм бакча яны участокларында нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында сөйли.
-
05 июль – 11 июль атнасында янгын сүндерүчеләр 28 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 19ы ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.
-
Укытучы да, комбайнчы да
Районда урып-җыю эшләре гөрли. Игенчеләрнең максаты бер: уңышны вакытында әрәм-шәрәм итми генә җыеп, урнаштырып кую. 15 июльгә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, барлыгы 2560 га мәйданда көзге бодай суктырылган, 4626 тонна җыеп алынган.
-
Карамалы Тау бистәсендә яңа табиб амбулаториясен төзү дәвам итә
Шушы көннәрдә Яшел Үзән районының Карамалы Тау авыл җирлегендә «Яшел Үзән үзәк хастаханәсе» ДАУ яңа табиб амбулаториясен төзү мәсьәләләре буенча чираттагы эшлекле җыелыш узды.