14 август 2019 яңалыклары
-
Татарлар исеменнән: Ниагар шарлавыгы Татарстан әләме төсләренә буялачак
Монреальнең татар общинасы Ниагар шарлавыгы хакимияте белән (АКШ һәм Канада чигендә урнашкан) 30 августта, Татарстанда Республика көнен билгеләп үткәндә, суны милли флаг чәчәкләре белән яктырту турында килешкән. Бу хакта Instagram да Монреаль татар җәмәгатьчелеге төркеме җитәкчесе Марат Сәлахетдинов хәбәр иткән.
-
Бер көнлек ач тору: Нобель премиясе бирелгән ачыш
Кыска вакытлы ач тору тән өчен яшәрү һәм чистарыну ысулы булып тора. Ач торганда күзәнәкләр эшләү механизмын ачкан өчен япон биологы Есинори Осуми Нобель премиясенә лаек була.
-
Яшел Үзәндә Белем көне кайчан була?
Быел Белем көне - 1 сентябрь якшәмбегә туры килә. Шулай булгач, мәктәпкә кайчан барабыз соң?
-
Субсидия кайчан бирелә?
– Сыерга субсидия акчасын әле дә алмадык. Нинди хәл инде бу, йә?! Без бит инде ул сыерны рәхәт тормыштан асрамыйбыз. Азрак хөкүмәттән ярдәм булыр дип көткән идек, анысы да юк. Хәзер өч баланы мәктәпкә җыендырасы бар, аптыраш инде менә. Субсидия акчасын кайчан бирерләр икән? Акъегеттән укучыгыз
-
Халыкны тикшерү өчен дүрт мобиль медицина поликлиникасының беренчесенең эшен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районында тикшерде.
Республикада "Бердәм Россия" инициативасы буенча күчмә поликлиникалар ярдәмендә авыл халкын медицина тикшерүе проектын башлап җибәрделәр
-
Татарстанда илкүләм проект буенча 39 коррекцион мәктәптә җиһазлар яңартыла
Җиһазлар хезмәт остаханәләре, психолог, дефектолог, логопед һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга өстәмә белем бирү кабинетлары өчен бирелә.
-
"Гүзәл Уразова исеменнән кеше алдалап яткан очраклар да булды". Эстарада йолдызлары фейк аккаунтларга ничек карый?
Интернет танылган шәхесләрнең ялган профильләре белән шулкадәр шыплап тулган ки, кайчагында бу кешеләрнең рәсми битләрен эзләп табу кыен. Танылган шәхесләрнең, йолдызларның ялган битләрен булдырып, фейкны ясаучылар йолдыз сәхифәсенең реальлегенә ышандырырга омтыла. Бу кем өчендер ниндидер бер кызык уен, ә кем өчендер үзенең кумирына якынаю ысулы. Йолдызлар ялган аккаунтларга карата нинди фикердә? Татар-информ хәбәрчесе бу хакта җырчыларның үзләреннән сорады.
-
Татарстанның алиментчы ата-аналары балаларына 2,8 млрд сумнан артык бурычлы
Ел башыннан суд приставлары бурычлылардан 165 млн сумнан артык алимент түләттергән.
-
Татарстанның табигый байлыклары турында энциклопедияне кабат бастырганнар
Энциклопедиядә геология, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, табигатьне саклау һәм башка темаларга 1975 мәкалә бар.
-
Яшел Үзәндә акциядә онколог-маммологлар 160 хатын-кызда авыруга шик белдергән
Күкрәкнең яман шешенә каршы көрәш буенча социаль акция Татарстанның чираттагы шәһәрендә узды.